+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
5 июль 2022, 10:04

Эшле буласың, бушлай белем аласың киләме?

Башкортстан халкыннан "Мәшгульлеккә ярдәм" федераль проектында катнашуга 8220 гариза килгән. Гаилә, хезмәт һәм халыкка социаль ярдәм күрсәтү министрлыгында әйтеп үтелгәнчә, бу билгеләнгән квотаның 150 проценттан артыгын тәшкил итә.

Эшле буласың, бушлай белем аласың киләме?
Эшле буласың, бушлай белем аласың киләме?

"Гаризаларның өчтән бере инде эшкәртелгән һәм мәшгульлек үзәкләре тарафыннан хупланган. Гражданнарның "Мәшгульлеккә ярдәм" проекты белән кызыксынуы күренеп тора, проект ярдәмендә квалификацияне күтәрү генә түгел, яңа һөнәр дә алырга мөмкин. Практикада катнашучылар алга таба эшендә таләп ителәчәк һөнәри күнекмәләрне үзләштерә", - дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.

Проект кысаларында Башкортстан халкы пешекче, чәчтараш, нефть һәм газ чыгару операторы, тегүче, умартачы һәм башка һөнәрләрне бушлай үзләштерә ала. 2021 ел нәтиҗәләре буенча 2000гә якын кеше уку узган - аларның 84 проценты эшен саклап калган, яңа урынга эшкә урнашкан яки үз-үзен эш белән тәэмин итү статусын алган.

Мәктәпкәчә тәрбия, социаль эш, документлар әйләнеше, пешекчеләр эше, электромонтаж, агрономия, веб-технологияләр, фармацевтика, график дизайны һәм эшкуарлык ихтыяҗ зур булган юнәлешләр санала.

Һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмасының федераль программасы 2024 елга кадәр исәпләнгән. Ул Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Фото: bashinform.ru

 

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Эшле буласың, бушлай белем аласың киләме?
Эшле буласың, бушлай белем аласың киләме?
Автор:
Читайте нас: