+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
26 июль 2022, 08:17

Юллар имин һәм сыйфатлы булсын!

Хәзерге вакытта Уфада «Имин сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла торган эре капиталлы проектларның берсе - «Иглин-Дим» тимер юл аралыгы белән киселештәге яңа юлүткәргеч һәм М-5 «Урал» автоюлындагы транспорт чишелешеннән Нагаево шоссесы янындагы автомобиль юлы төзелеше.

Юллар имин һәм сыйфатлы булсын!
Юллар имин һәм сыйфатлы булсын!
- Муниципаль контракт «Уралмостострой» белән төзелгән, аның ярдәмендә автомобиль юллары, тимер юл һәм җәяүлеләр күперләре, юлүткәргечләр һәм җир асты кичүләре төзү буенча зур тәҗрибә тупланган, - дип ачыклык кертте Башкортстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Виктор Жульков.

Яңа юлүткәргечнең озынлыгы - 106 метр, автомобиль юлының озынлыгы 1850 метр тәшкил итәчәк. Ике объект та дүрт хәрәкәт полосасында проектланган – һәр якка икешәр полоса. Муниципаль контракт буенча төзелеш-монтаж эшләрен 2023 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла.

Бу - Уфа агломерациясендә «Имин сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проектының иң эре объектларының берсе. Әлеге объектны файдалануга тапшыруны уфалылар гына түгел, республика халкы да түземсезлек белән көтә. Көн саен «пик» сәгатьләрендә гамәлдәге җайга салынулы тимер юл кичүендә хәрәкәт итү даими рәвештә кыенлаша. Яңа юлүткәргеч буенча хәрәкәтне башлап җибәргәннән соң, халык бер километрлы "бөке"ләрдән арыначак.

2022 елда Уфада гомумдәүләт проект кысаларында гомум озынлыгы 22 километрдан артык булган урам-юл челтәренең 17 участогын норматив хәлгә китерү планлаштырыла.

Фото: pravitelstvorb.ru


Автор:Зөһрә Исламова
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Юллар имин һәм сыйфатлы булсын!
Юллар имин һәм сыйфатлы булсын!
Автор:
Читайте нас: