+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
16 август 2022, 10:08

Гомумдәүләт проектлары яңа мөмкинлекләр ача

Мәгълүм булуынча, Русиядә Президент Владимир Путин указы нигезендә гомумдәүләт проектлары гамәлгә ашырыла. Алар барлык өлкәләрне колачлый. Төбәкләрнең югары күрсәткечләргә ирешүе аларның нәтиҗәлелеген күрсәтә. Шунысы куанычлы, республикада барлык проектлар да уңышлы гамәлгә ашырыла. Алар эчендә төбәк проектлары үз урынын табып, муниципаль, авыл дәрәҗәсендәге җитди проблемаларны тиз вакытта хәл итәргә мөмкинлек бирде. Шулар турында тулырак – түбәндәге язмада.

Гомумдәүләт проектлары яңа мөмкинлекләр ача
Гомумдәүләт проектлары яңа мөмкинлекләр ача
Башкортстан сөте Кытайга юлланды

Агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау өлкәсендә аның максатлы индикаторы – 2024 елга елына 45 миллиард доллар күрсәткеченә чыгу. Шул уңайдан бу тармак предприятиеләре актив рәвештә “Халык­ара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектына кушыла башлады.

Проект ярдәмендә Мәләвез сөт консервалары комбинаты үз продукциясе белән халыкара базарга чыкты. Башкортстанның сөт эшкәртүче предприятиесе беренче тапкыр үз продукциясен экспортка чыгарды. Әзер продукциянең беренче партиясе – майлылыгы 26 процент булган 8640 килограмм коры сөтле 19,2 мең металл банка Кытайга юлланды.

Җитештерүче барлык тикшерүләрне узды һәм “Цербер” федераль экспортерлар реестрына һәм Кытайга экспорт рөхсәт ителгән Русия сөт секторы предприятиеләре исемлегенә кертелде. Продук­ция­гә 5D формасындагы халыкара ветеринария сертификаты һәм КХРга экспорт өчен сертификат бирелгән.

Дүртөйлелеләр өй туйлый

Халыкны аварияле торак фондыннан күчерү эше актив рәвештә алып барыла. Бу өлкәдә безгә ярдәмгә “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты ярдәмгә килә. Әлеге вакытта өй туйларына Дүртөйле районында әзерләнәләр.

Гомумән алганда,  районда гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү буенча республика адреслы программасының дүртенче этабы тормышка ашырыла. “Башкортстан Республикасында яшәү өчен яраксыз торак фондын тотрыклы кыскартуны тәэмин итү” төбәк проекты буенча бу максатларга 53 миллион сум акча каралган. Фатирлар ташламалы категориягә ия бул­ган кешеләргә Дүртөйле шәһәрендә төзелә торган күпфатирлы яңа йорттан биреләчәк.

Гражданнарны күчерү өчен сатып алынучы фатирларның мәйданы 1000 квадрат метр, ә бу йорттагы торак биналарның гомум мәйданы – 4800 квадрат метрдан артык.
Бүген төзелешнең әзерлеге 75 процент тәшкил итә. Күченүне һәм өй туен Яңа елга планлаштыралар.

Глэмпингта ял итегез!

Соңгы вакытта Башкортстанда туризмга җитди игътибар бирелә. Күптән түгел республика юлларында яңа туристик билгеләр барлыкка килде: ял итү урыннары, санаторийлар һәм башка туристик объектлар турында яңа төрдә һәм өч телдә языла башлады (инглиз, урыс һәм башкорт телләрендә).

Шулай ук, республика Хөкүмәте бу өлкәгә инвесторларны җәлеп итү буенча колачлы эш алып бара. Соңгы елларда юл буе сервислары төзелә башлады. Алар өчен җитди стандарт булдырылды. Анда туристлар, водительләр уңайлы ял итсен өчен барлык шартлар тудырыла.

Шунысы куанычлы, республика туризм өлкә­сендә безнең халык өчен таныш булмаган яңа объектлар ачудан да баш тартмый. Шушы көннәрдә “Кече һәм урта эшкуарлык, шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм”, “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру кысаларында яңа туристик локацияләр ачыла. Башкортстанда туристлар 38 глэмпингта була ала. Бу исемлек тагы да тулыландырылачак.

Модульле кунакханәләр челтәрен үстерү республикада туристлар агымын үстерергә ярдәм итәчәк. Шулай ук глэмпинглар булдыру эш урыннары барлыкка килүгә ярдәм итә һәм бюджетка салым керемнәрен арттыра. Якын арада Башкортстанда тагын берничә глэмпинг ачу планлаштырыла.

“Ашыгыч экспорт ярдәме” – Әбҗәлил районында

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда “Ашыгыч экспорт ярдәме” проекты эшли. Ул “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәү­ләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Күптән түгел мондый ярдәм Әбҗәлил районы предприятиеләренә килде. “Ашыгыч экспорт ярдәме” “Цемикс”, “РЕСА” сәүдә йорты һәм “Абзелиллес” предприятиеләрендә булды.

Башкортстанның тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрының беренче урынбасары Лена Изотова, Әбҗәлил районы хакимияте башлыгының беренче урынбасары Руслан Хәлилов, Уфа шәһәрендә Русия экспорт үзәге вәкиллеге җитәкчесе Ренат Маняпов, Башкортстан­ның экспортны яклау үзәге директоры Илдус Халитов мобиль бригада исемлегендә Әбҗәлилдәге предприятиеләрдә булдылар.

– Башкортстан 2021 ел башыннан “Ашыгыч экспорт ярдәме” проектын гамәлгә ашыруга кереште. Агымдагы елда бу эксперт мобиль бригадалары 10 районда булды. Мондый эшчәнлек безгә компанияләрнең экспорт потенциалын шактый нәтиҗәле ачыкларга, аны көчәйтү механизмнарын тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә проект ярдәмендә республиканың 200дән артык компаниясенә консультация ярдәме күрсәтелде, – дип шәрехләде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Предприятиегә “Ашыгыч экспорт ярдәме” белгечләре консультациясе кирәк булганда, Башкортстан экспортны яклау үзәгенә 7-347-246-68-16 телефоны яисә [email protected] электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Мулла авылында – заманча ФАП!

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Борай районының Мулла авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Яңа ФАПны ачу тантанасында Борай районы хакимиятенең эшләр белән идарә итүче Фәрит Хуҗин, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Ра­дик Хәсәнов, Әҗәк авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Айрат Мөхәяров, кунаклар һәм авыл халкы катнашты.

ФАПта заманча таләпләргә туры китерелеп, халыкка медицина ярдәме күрсәтү һәм медиклар өчен уңайлы шартлар тудырылган. Ул кирәкле медицина техникасы, мебель белән җиһазлан­дырылган. Яңа уңайлы бинада беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле бүлмәләр каралган.

Мулла авылы ФАПы 213 кешегә исәпләнгән. Ул Мулла һәм Әбдрәшбаш авылларында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтәчәк. Табибка кадәр кабул итүне тәҗрибәле фельдшер Мәдис Камилҗанов алып барачак.
“Яңа бинада һәркемгә уңайлы булыр дип ышанабыз. Хәзер медицина ярдәмен алу халык өчен тагын да уңайлырак булачак”, – ди Радик Хәсәнов.

Ример НАСРЕТДИНОВ әзерләде.


Автор:Ример Насретдинов
 
Чыганак: https://kiziltan.ru/
Гомумдәүләт проектлары яңа мөмкинлекләр ача
Гомумдәүләт проектлары яңа мөмкинлекләр ача
Автор:
Читайте нас: