+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
2 Май 2020, 12:58
Победа 1945-2020

Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә мини-парад Три Ключа мәктәбе укытучылары һәм укучылары сугыш ветераннарын котладылар

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары бездән һаман ераклаша бара. Кызганычка каршы, совет халкының сугыш һәм хезмәт батырлыгы шаһитлары азайганнан азая. 8 349 шаранлы Бөек Ватан сугышы елларында немец басып алучыларына каршы көрәшә. Аларның 4 317се яу кырларында мәңгелеккә ятып кала.

Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы еллары бездән һаман ераклаша бара. Кызганычка каршы, совет халкының сугыш һәм хезмәт батырлыгы шаһитлары азайганнан азая. 8 349 шаранлы Бөек Ватан сугышы елларында немец басып алучыларына каршы көрәшә. Аларның 4 317се яу кырларында мәңгелеккә ятып кала.

Районыбыз территориясендә бүген биш сугыш ветераны бар, аларның өчесе – Мичурин авыл Советы авыл биләмәсендә яши. Три Ключа мәктәбе укытучылары һәм укучылары халкыбыз батырлыгын онытмыйлар һәм сугыш ветераннары - Борисовка авылында яшәүче П. В. Борисов, Юность авылында яшәүче В. В. Кузнецов һәм А. М. Николаев белән горурланалар. В. В. Кузнецов бүгенге көндә Октябрьский шәһәрендә улының гаиләсе белән яши.

Три Ключа мәктәбе 7- 11 сыйныф укучылары ике Бөек Ватан сугышы ветеранының өйләренә бардылар һәм парад расчеты үткәрделәр. Егетләр һәм кызлар укытучылары белән бергә ветераннар һәм авыл халкы алдыннан тантаналы строй белән үттеләр, барыбыз да яраткан “Катюша”, “День Победы” җырларын башкардылар.

Беренче булып Борисовка авылында яшәүче ефрейтор Петр Васильевичны котладылар. Петр Васильевич артиллерия гаскәрләрендә разведчик булып хезмәт итә. Беренче Ерак көнчыгыш фронтында сугыша, Корея һәм Манчжурияне азат итүдә катнаша. 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков медале, “Совет армиясе һәм флотының XXX еллыгы”, “Японияне җиңгән өчен”, “Кореяне азат иткән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Сугыштан соң Петр Васильевич совхозда ат караучы, фермада механик булып эшли. 1988 елда аңа “Хезмәт ветераны”, “Мичурин совхозының атказанган хезмәтчәне” исемнәре бирелә, 2012 елда “Шаран районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесенә лаек була. 2015 елда Петр Васильевич “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы”, ә 2020 елның февралендә – “1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, Петр Васильевич урамга чыкты һәм укучыларның парад расчетын басып каршы алды. Три Ключа мәктәбе директоры Н. В. Назарова ветеранның сугышчан батырлыгы һәм хезмәт юлы турында сөйләде. Парадта катнашкан Мичурин авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы В. Н. Корочкин, муниципаль район Советы депутаты О. М. Димитриев һәм авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе Ф. З. Галләмов ветераннарга Туган илебезне немец басып алучыларыннан азат итүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Сугыш ветераны халкыбыз батырлыгы турында хәтерне саклаган өчен рәхмәт, яшьләргә үгет-нәсыйхәт сүзләрен җиткерде.

Мини-парад өлкән сержант Анатолий Михайлович Николаев йорты яныннан да үтте. Сугыш вакытында ул С. А. Леваневский исемендәге хәрби диңгез авиация училищесын тәмамлый, аннары Көньяк фронты сугышларында катнаша, 2нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре, “1941 – 1945 еллар фронтовигы” билгесе белән бүләкләнә. Сугыштан соң Анатолий Михайлович Мичурин совхозында механизатор булып эшли. 1973 һәм 1974 елларда БАССР Министрлар Советы һәм Башкортстан өлкә Профсоюз Советы Карары белән “Социалистик ярыш җиңүчесе” билгесенә лаек була. Башкортстан АССР Югары Советы Президиумының 1988 елның 14 мартындагы Указы белән “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. П. В. Борисов кебек үк, А. М. Николаев та Бөек Җиңүнең 70, 75 еллыгына багышланган юбилей медальләре белән бүләкләнә. Кызганычка каршы, сәламәтлек торышына бәйле, Анатолий Михайлович парадны тәрәзәдән генә күзәтте. Ветеранның кызлары Клара Анатольевна белән Анна Анатольевна парадтан соң укучылар һәм укытучыларны ветеран белән күрешеп сөйләшергә чакырдылар. Ветеран аларны шатланып каршы алды, укучылар сугыш еллары җырларын башкардылар, О. М. Димитриев баянда уйнады.

Кадерле ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, тыныч күк йөзе телим.

Дарья БАЙБУЛДИНА, Три Ключа мәктәбе 9 сыйныф укучысы.

Редакциядән: чара үзизоляция режимы кертелгәнгә кадәр үткәрелде.

П. В. Борисов парадта катнашучылар белән.

А. М. Николаев янында кунакта.

Читайте нас: