+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
12 декабрь 2017, 02:00

Бәйрәм барысына да ошады

Тўбєн Ташлы авылы “Березка” балалар бакчасында “Мисс-єни” балалар иртєсе-конкурсы ўткєрелде.

Конкурста катнашучылар кызлары белєн.
Конкурста катнашучылар кызлары белєн.
Түбән Ташлы авылы “Березка” балалар бакчасында “Мисс-әни” балалар иртәсе-конкурсы үткәрелде.

Кызлары белән әниләр: Зилә Бекирова кызы Сабина, Нурия Латыйпова кызы Милана, Зәлинә Басыйрова кызы Радмила, Алсу Гобәйдуллина кызы Азалия, Флүрә Кашафетдинова кызы Разалина белән чакырылды.

Котлаулар, теләкләр һәм гаиләләре турында љылы сүзләр белән стена гәзите чыгару їй эше итеп бирелде. Конкурсыбызны башлап љибәрү їчен жюри сайладык, аныњ составында Түбән Ташлы авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Г. С. Гарифуллина, авыл китапханәсе китапханәчесе Р. М. Хәйдәрова, ветераннар советы рәисе Р. Х. Исламова булды.

Беренче биремдә конкурсантлар үзләре, гаиләләре белән таныштырдылар, икенче биремдә бию осталыкларын күрсәтергә тиеш булдылар. Зилә Бекирова чегән биюен оста һәм дәртле башкарды, биюгә хәтта балалар да кушылды. Нурия Латыйпова “Барыня” рус халык биюен күрсәтте. Флүрә Кашафетдинова, кара күзлек һәм кепка киеп, заманча бию башкарды. Алсу Гобәйдуллина дәртле татар биюен башкарыр алдыннан алъяпкыч һәм яулык эзләп алды. Зәлинә Басыйровага кїнчыгыш биюе туры килде, ул әлеге гади булмаган биремне уњышлы башкарды. Їченче биремдә дә ана йїрәге сынатмады, әниләр күзләре бәйләнгән килеш балаларын таныдылар.

Әниләрне бизәндерү ињ күњелле конкурс булды. Монда балалар фантазиясенењ чиге булмады – һәр кызныњ үз әнисен матур киендерәсе, бизәндерәсе килде. Конкурслар арасында тәрбияләнүчеләр әниләр турында шигырьләр сїйләделәр, љырладылар, биеделәр. Яраткан дәү әниләре булып киенгән малайлар “Бабушки-старушки” биюен, кызлар “Матрешки” биюен, ә ињ кечкенә катнашучыларыбыз “Топни, ножка моя” биюен башкардылар. Конкурста катнашучыларныњ кызлары да, әниләренә ярдәм итеп, үз осталыкларын кўрсәттеләр: Милана спорт гимнастикасы элементларын күрсәтте, Сабина љырлады. Конкурс ахырында жюри нәтиљәләрне игълан итте. Нурия Латыйпова “Изге күњелле һәм назлы” номинациясендә, Алсу Гобәйдуллина – “Ињ кыю һәм љитез”, Зилә Бекирова – “Ињ сїйкемле һәм шәп”, Флўрә Кашафетдинова – “Акыллы һәм күп укыган”, Зәлинә Басыйрова – “Ињ эшсїяр һәм чибәр” номинацияләрендә љињделәр.

Жюри әниләрне котлаган вакытта балалар “Әни” љыры кїе астында залдан чыктылар һәм йїрәк формасындагы шарлар һәм үзләре ясаган кәрзиннәр белән кереп, әниләренә бўләк иттелєр. Бәйрәм бик матур үтте, беркемне дә битараф калдырмады.

Бәйрәмгә килүләре, катнашулары, балалары янәшәсендә булырга теләгәннәре їчен әти-әниләргә бик рәхмәтлебез. Әниләрнењ ягымлы елмаюларын, балаларныњ бәхетле йїзләрен күрү бик рәхәт булды. Бай эчтәлекле һәм кызыклы бәйрәм әзерләгәне їчен балалар бакчасы тәрбиячесе Х. М. Ризвановага зур рәхмәт.


Читайте нас: