+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
14 декабрь 2018, 18:23

“Бизнес алиһәсе” – Надежда Дәүләтова!

“Бизнес алиһәсе” – Надежда Дәүләтова!

“Бизнес алиһәсе” – Надежда Дәүләтова!
Изгелек үзеңә әйләнеп кайта, дигән фикердә Н. М. Дәүләтова
Уфада “Хатын-кыз ел директоры” XXII Бөтенрусия конкурсының төбєк этабы үтте. Ул традиция буенча БР Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы конференц-залында үтте, анда республика власть органнары һәм эшкуарлык оешмалары, бизнес-берләшмәләр вәкилләре, конкурсантларның дуслары һәм хезмәттәшләре җыелды.
Быел конкурста 19 җитәкче хатын-кыз катнашты. Аларның эшчәнлек юнәлешләре мәгариф, медицина, җәмәгать туклануы, сәүдә, халыкка хезмәтләр күрсәтү өлкәләрен үз эченә ала. Катнашучыларның географиясе шактый киң: Уфа, Стәрлетамак, Бөре, Сибай, Яңавыл, Күмертау, Октябрьский, Учалы шәһәрләре, шулай ук Зианчура, Бакалы, Чакмагыш, Шаран, Калтасы районнары.
Башкортстан Республикасы Хатын-кыз эшкуарлар ассоциациясе рәисе Алла Кузьмина, конкурс программасын ачып, барлык катнашучыларга уңышлар теләде һәм сайлаган юнәлештә уңышлы эшчәнлек һәм конкурста катнашу үзе үк – җиңү һәм бизнесның арытаба үсешендә мөһим баскыч, дип ассызымлады.
12 номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Шунысы куанычлы, иң төп “Бизнес алиһәсе” номинациясендә “Н. М. Дәүләтова” ШП һәм “Успех” җәмгыяте (Шаран районы) җитәкчесе Надежда Дәүләтова җиңүче булды. Ул җитәкләгән күп профильле предприятие шушы көннәрдә эшли башлавына 15 ел тулуны билгели, ә аның күп төрле икмәк-күмәч продукциясе районда гына түгел, ә якын-тирә шәһәрләрдә дә сорау белән файдалана.
Конкурста катнашу өчен предприятие эшчәнлеге турында презентация, буклетлар, видеопрезентация әзерләнде. Муниципаль район хакимиятеннән, шулай ук үзе җитәкләгән предприятиедән җанатарлар төркеме конкурс вакытында аны илһамландырып торды.
Надежда Морзагәрәй кызын “Хатын-кыз ел директоры” Бөтенрусия конкурсының төбәк этабында җиңүе белән котлыйбыз һәм яңадан-яңа уңышлар, предприятиесенең арытаба чәчәк атуын телибез.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Читайте нас: