+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
3 сентябрь 2019, 16:30

ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ШУЛАЙ ХЕЗМӘТ ИТӘ

ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ШУЛАЙ ХЕЗМӘТ ИТӘ

ЯКТАШЛАРЫБЫЗ ШУЛАЙ ХЕЗМӘТ ИТӘ
Хыялы чынга ашты
Һава-десант гаскәрләрен илебез армиясенең батырлык һәм көч үрнәге дияргә була. Армия сафларына чакырылучы һәр егет десант булырга хыяллана.
Яңа Каръяуды авылыннан Рушан Фәхретдиновка әлеге хыялын тормышка ашыруда тырышлыгы һәм көчле теләге ярдәм итте. Бүгенге көндә Рушан Волгоград өлкәсе Камышин шәһәрендә һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. РФ Кораллы Көчләре сафларына алынганга кадәр ул М. Фәрхетдинов исемендәге Мичурин мәктәбен тәмамлый. Һөнәр алу теләге аны Октябрьский шәһәре нефть колледжына укырга китерә. Уку вакытында спорт белән кызыксына, тренажерлар залына, көрәш дәресләренә йөри. Хезмәт сөючәнлеге һәм үҗәтлеге ярдәмендә спорт мастерына кандидат исемен алуга ирешә. Ул шулай ук Армия, авиация һәм флотка ярдәм итү ирекле җәмгыятенә (ДОСААФ) йөри.
Укуын тәмамлагач һәм кулына диплом алгач Рушанны армия сафларына алалар. Хезмәтенең беренче айлары Омск шәһәрендә үтә.
Күптән түгел аның әти-әнисе Зилә Ширгать кызы һәм Рамил Равил улы Фәрхетдиновлар уллары хезмәт иткән хәрби часть командирыннан яхшы хәбәр – Рәхмәт хаты алдылар.
Хатта болай диелгән: “Хөрмәтле Зилә Ширгать кызы һәм Рамил Равил улы! Сезнең улыгыз Рушан Фәрхетдинов хәрби хезмәт вакытында үзен уңай яктан гына күрсәтте. Хәрби әзерлек дәресләрендә инициатива күрсәтә һәм уку материалларын яхшы үзләштерә. Көндәлек тормышта хәрби уставлар таләпләренә таянып эш итә. Үзен дисциплиналы, башкаручан һәм намуслы хәрби хезмәткәр итеп танытты. Подразделениенең көндәлек тормышында актив катнаша. Командирлар белән әдәпле һәм тотнаклы, приказларны вакытында һәм төгәл үти. Тәнкыйтьне дөрес кабул итә. Строй мөнәсәбәтендә җыйнак. Хәрби милеккә сакчыл карый.
Шушындый егет тәрбияләвегез өчен сезгә часть командованиесе исеменнән рәхмәт белдерәбез һәм Кораллы Көчләр сафларында алга таба хезмәт итүендә уңышлар телибез.
74507 хәрби часть командиры гвардия полковнигы Е. Тонких. Камышин шәһәре.”
Рушанның якыннары һәм туганнары янына кайтырга да бик аз вакыт калып бара, аны өйдә түземсезлек белән көтәләр.
Аңа хезмәтендә уңышлар һәм исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Рушан Фәрхетдинов.
Читайте нас: