+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
14 сентябрь 2019, 01:20

“Ашыгыч ярдәм”дә 15 елдан артык эшли

“Ашыгыч ярдәм”дә 15 елдан артык эшли

“Ашыгыч ярдәм”дә 15 елдан артык эшли
Шаран үзәк район дәваханәсе шоферы “Башкортстан Республикасының иң яхшы ашыгыч медицина ярдәме шоферы” беренче республика конкурсында катнашты
Анда 34 ашыгыч ярдәм шоферы катнашты.
Конкурс 3 этапта үтте: юл хәрәкәте кагыйдәләре белемнәрен тикшерү; беренче ярдәм күрсәтү һәм эвакуацияләү буенча белем һәм күнекмәләрне тикшерү.
Районыбыз данын үзәк район дәваханәсе ашыгыч медицина ярдәме бүлеге шоферы Рамил Мирхәтип улы Хәйруллин яклады. Рамил Мирхәтип улының шоферлык стажы 17 ел тәшкил итә, “А”, “В”, “С”, “Д” һәм “СЕ” шофер категорияләренә ия. Шаран үзәк район дәваханәсендә 2009 елдан бирле ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә шофер булып эшли.
“Мин көн саен юлда, төрле катлаулы хәлләр туып тора. Чөнки безнең һәркайсыбыз медицина бригадасын ашыгыч чакыруга алып бара, һәм медицина персоналының тиз һәм сыйфатлы барып җитүе безгә бәйле. Шулай ук пациентны стационарга хәвефсез һәм оператив алып килү дә бездән тора. Шуңа күрә безгә, шоферларга, барысын да дөрес эшлибезме икәнлеген белү мөһим”, - ди Рамил Мирхәтип улы.
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Конкурста катнашучылар (Р. Хәйруллин сулдан беренче).
Читайте нас: