+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
25 октябрь 2019, 23:57

“Чәчәк ат, республикам!”

“Чәчәк ат, республикам!”

“Чәчәк ат, республикам!”
Акбарыс авыл мәдәният йортында “Башкортстан – туган ягым!” бәйрәм концерты булды
Чараны муниципаль район хакимиятенең гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр, тирә-як мохитне саклау һәм экологик хәвефсезлек бүлеге начальнигы В. В. Галиев ачты. Вадим Владикович тамашачыны җылы сәламләде, барысына да тынычлык, изгелек һәм чәчәк ату теләде, шулай ук күпьеллык намуслы хезмәтләре, авыл биләмәсе җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен М. Т. Кармановага, Г. Е. Әхмәтшинага, Л. М. Шамыкаевага муниципаль район хакимияте башлыгы рәхмәт хатлары тапшырды.
Тамаша залы тулы иде, чарага барысы да гаиләләре белән килгәннәр. Сәгать ярымлык концерт дәвамында залда соклану, илһамлану атмосферасы хөкем сөрде. Якты, кызыклы программа чыгышлары күпмилләтле республиканың бай һәм күптөрле мәдәниятен чагылдырды. Концерт прогаммасын өч телдә алып бардылар: Яңа Таулар авыл клубы мәдәни эшләр оештыручысы Лилия Миңнуллина – башкорт телендә, Яңавыл авыл клубы мәдәни эшләр оештыручысы Людмила Ташмурзина – рус телендә, әлеге юллар авторы - мари телендә.
Акбарыс авыл мәдәният йорты мәдәни эшләр оештыручысы Н. М. Курмакаева сәхнәне республиканың 100 еллыгына багышланган стендлар белән матур итеп бизәгән.
7 сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе В. Д. Курмакаев) тамашачыны чыгышлары белән шатландырдылар. Балалар әдәби-музыкаль композиция әзерләгәннәр, шигырьләр укыдылар, җырлар һәм биюләр башкардылар.
Бәйрәмдә Акбарыс мәктәбенең барлык педагогик коллективы һәм укучылары катнашты.
Концерт программасында шулай ук “Ош пеледыш” халык фольклор ансамбле чыгыш ясады. Надежда Курмакаева (мәдәни эшләр оештыручысы) белән Анна Третьякова (Акбарыс авыл мәдәният йорты җыештыручысы) “Җиде кат үлчә, бер кат кис” сценкасын бик оста башкардылар. Лилия Миңнуллина тамашачыны моңлы татар җырлары белән сөендерде. “Дуслык биюе” хореография композициясе чараның иң истә калырлык моментларның берсе булды. Тамашачы концерт программасында катнашучының һәркайсын көчле алкышлар белән каршы алды. Матур, онытылмаслык номерлар, шулай ук артистларның чагу һәм матур костюмнары тамашачыга онытылмаслык хис-тойгылар бүләк иттеләр. Бу көнне һәркем үзен күпмилләтле республиканың аерылмас бер өлеше итеп тойды.
Л. ШАМЫКАЕВА, Акбарыс авыл Советы авыл биләмәсе хатын-кызлар советы рәисе.
Читайте нас: