+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
26 октябрь 2019, 00:17

Яхшы кәеф бүләк иттеләр

Яхшы кәеф бүләк иттеләр

Яхшы кәеф бүләк иттеләр
Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры Әлфира Әхмәтова, Дүртөйле авыл мәдәният йорты җитәкчесе Геннадий Михайлов һәм художество җитәкчесе Зоя Георгиева Дүртөйле һәм Ярәмкә авыллары халкына Республика көненә багышланган “Дуслык әйлән-бәйләне” дигән зур концерт оештырдылар.
Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Л. Н. Гибатова чарада катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм барысына да сәламәтлек һәм гаилә иминлеге теләде.
А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбе укучылары башкорт биюе башкардылар. Зарина Хәбирова башкортча, Егор Матвеев русча, Ксюша Матвеева чувашча шигырьләр сөйләп, туган Башкортстаныбызга дан җырладылар. Тамашачы Ярәмкә авылы “Яшь йөрәкләр” халык фольклор ансамбле чыгышын көчле алкышлар белән каршы алды. Дүртөйле авыл мәдәният йорты “Шевле” чуваш ансамбле, “ Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге “Умырзая” хатын-кызлар ансамбле, “Салават күпере” балалар ансамбле кашыкчылары, Дүртөйле сандугачлары Людмила Алексеева, Геннадий Михайлов, яшь җырчы Снежана Волкова башкаруындагы музыкаль номерлар тамашачы күңеленә хуш килде. Туган авылларыннан читтә яшәүче Ирина Суфиянова һәм Энҗе Абдуллина да матур җырларын бүләк иттеләр. 2 сыйныф укучысы Ксюша Тихонова гимнастика номеры белән һәммәсен дә сокландырды.
Әйтергә кирәк, Әлфира Әхмәтова “Салават күпере” балалар ансамбле белән һәр бәйрәмдә сәхнәгә яңа бию әзерли, әлеге бәйрәм чарасында башкорт биюе һәм тасмалар белән бию күрсәттеләр. Балалар бик матур чыгыш ясадылар.
Концерт программасын Әлфира Әхмәтова белән Зоя Георгиева рус, татар һәм чуваш телләрендә алып бардылар, музыкаль яктан Геннадий Михайлов белән Эмин Савенков бизәде.
Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәгендә Альбина һәм Сергей Садыйковлар һәр катнашучыга шарлар бүләк иттеләр. Ике авыл мәдәният учагында да бәйрәм табыны оештырылды, балалар татлы бүләкләр алдылар.
Мәңге яшә, мәңге нурлан,
Чәчәк ат син, гел алга бар,
Туган җирем Башкортстан!
Ф. ГАРИФУЛЛИНА, Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе хатын-кызлар һәм ветераннар советы әгъзасы.
Читайте нас: