+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
29 октябрь 2019, 00:37

Дүртөйлеләрнең патриотизмы, хезмәт сөючәнлеге һәм рухи байлыгы лаеклы бәяләнде

Дүртөйлеләрнең патриотизмы, хезмәт сөючәнлеге һәм рухи байлыгы лаеклы бәяләнде

Дүртөйлеләрнең патриотизмы, хезмәт сөючәнлеге һәм рухи байлыгы лаеклы бәяләнде
Шаран районы Дүртөйле авылы “Башкортстан Республикасының иң матур авылы -2019” конкурсында өченче урынны алды
Конкурс җиңүчеләре һәм призерлары Башкортстан юлдаш телевидениесендә иртәнге “Сәлам” тапшыруында туры эфирда игълан ителде.
Конкурс өч этапта үтте. Беренче этап гаризалар кабул итү һәм бәя бирүне үз эченә алды, икенче этапта конкурска дәгъва белдерүче 48 авыл арасыннан 10авыл сайлап алынды, 1 сентябрьдән 20 сентябрьгә кадәр чорда финалистларның Башкортстан юлдаш телевидениесе (БСТ) каналында алга таба тавыш бирү юлы белән видеопрезентациясе барды.
Тамашачы тавыш бирүе тәмамланганнан соң конкурс комиссиясе конкурсның беренче һәм икенче этаплары нәтиҗәләре буенча биш авылны билгеләде. Җиңүчеләрнең йомгаклау бәясе тамашачы тавыш бирүе һәм конкурс комиссиясе бәясен кушу юлы белән билгеләнде. Конкурс комиссиясе авылның тышкы күренешенә генә түгел, ә аның тарихына, халыкның авыл тормышындагы, урындагы башлангычларны хуплау программасында, интернет киңлекләрендә катнашу дәрәҗәсенә, шулай ук халык йолалары, гореф-гадәтләре саклануына бәя бирде. Бөяләү барлыгы 18 критерий буенча алып барылды.
- Авылда яшәү һәм эшләү җиңел түгел, әмма безнең халкыбыз һәр җирдә дә беренче булырга омтыла. Безнең авыл биләмәсенең барлык авылларында WhatsAppта урындагы чатлары бар. Мисал өчен, Дүртөйле төркемендә 254 кеше тора һәм мин конкурс турында мәгълүматны нәкъ шуннан алдым. Авыл халкы конкурста катнашу теләге белән янды. Төркемдә без иртәдән кичкә кадәр авыл халкына яңалыклар турында хәбәр итәбез, алардан да мәгълүмат алабыз, - диде Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Л. Н. Гибатова Башкортстан юлдаш телевидениесе студиясендә.
“Башкортстан” теле-радио компаниясе дәүләт унитар предприятиесе директоры Ш. Б. Ишемъяров туры эфирда җиңүчеләрнең исемнәрен атады һәм сертификатлар тапшырды. “Мондый конкурслар республика халкын берләштерә, авылларыбызны тагын да матурлый һәм төзекләндерә”, - дип билгеләде ул. Учалы районы Нәүрүз авылы “Башкортстан Республикасының иң матур авылы -2019” конкурсы җиңүчесе булды. Конкурс нәтиҗәләре буенча икенче урынны Ишембай районы Макарово авылы, өченче урынны – Шаран районы Дүртөйле авылы алды. Конкурсның приз фонды – 1 миллион сум – шушы җиңүче өч авыл арасында бүленде. Беренче урын – 500 мең сумлык, икенче урын – 300 мең сумлык һәм өченче урын 200 мең сумлык грант белән билгеләде.
- “Башкортстан Республикасының иң матур авылы-2019” конкурсы барышында актив тормыш позициясе өчен барысына да зур рәхмәт белдерәм! Башкарган файдалы, изге гамәлләребез, безнең өчен җан атучыларны санап бетергесез. Бөтен дөнья безнең яклы сыман тоелды. Авыл, авыл биләмәсе, район халкы, якташларыбыз, илнең төрле төбәкләре тавыш бирделәр. Безнең өчен Якутия, Камчатка, Америка, Германия тавыш бирде. Авыл турында альбом, видеоролик ясадык, Башкортстан юлдаш телевидениесе эксперт төркемен лаеклы каршы алдык, тавыш бирүне күзәтеп бардык, ә күпме йокысыз дулкынландыргыч төннәр үткәрдек... Әлеге җиңү безнең өчен бик кадерле. Һәр катнашучыбызда гади кешелек сыйфатлары: үзара аңлашу, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, хезмәт сөючәнлек һәм рухи байлык, патриотизм хисләре уяттык. Тагын бер тапкыр зур рәхмәт! – дип уртаклашты Ләйсән Нурмөхәммәт кызы конкурстан соң тәэсирләре белән.
Конкурста Дүртөйле авылын яклаган барлык дүртөйлелеләр, шаранлылар һәм якташларыбызны котлыйбыз!
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА.
Читайте нас: