+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
29 октябрь 2019, 00:41

Һәр эштә уңышка ирешә

Һәр эштә уңышка ирешә

Һәр эштә уңышка ирешә
Илмир Гәрәев 4 ай хезмәт итү эчендә хәрби часть Мактау грамотасы белән бүләкләнде
Хат ташучы абыем Илмир Гәрәев хезмәт иткән хәрби частьтан хат китергәч, шатлыгымның иге-чиге булмады. Әлеге хатта намуслы хезмәт иткәне, тырышлыгы, профессионализмы һәм армия хезмәтенә бик яхшы әзерлеге өчен Илмир Гәрәевның Мактау грамотасы белән бүләкләнүе турында хәбәр ителгән иде.
Абыем 2000 елның 3 ноябрендә Ильвир Исмәгыйль улы белән Ләйсән Фәрит кызы гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Хәзерге вакытта Туймазы шәһәрендә яшәсәк тә, тамырларыбыз Шаран районы белән бәйле: әти- Бурсык авылында, ә әни Сарсаз авылында туып-үскән. Балачагыбыз күбрәк Бурсык авылында үтте. Кадерле дәү әтиебез Исмәгыйль Әбүбәкер улы һәм дәү әниебез Нәсимә Җамал кызы янында бик күңелле һәм уңайлы иде. Кызганычка каршы, алар хәзер юк инде, әмма без һәр ялда туган авылыбызга кайтабыз. Әтиебез туган йортына бик яхшы ремонт ясады, бакчада алмагачлар үсә. Әни төрле кайнатмалар әзерли, алма кагы ясый. Өебез һәр елны чәчәккә күмелеп утыра, өйне чисталыкта һәм тәртиптә тотарга тырышабыз.”Әти-әниләр исән чактагы кебек булсын, алар безнең өчен шатланып ятсыннар”, - ди әти.
Абыем Илмир кечкенәдән үк спорт белән актив шөгыльләнә. Милли көрәш, чаңгы, гер күтәрү төрләрен ярата. Авыл һәм шәһәр сабантуйларында катнашып, көрәш буенча һәрвакыт төп бүләкне яулап, тәкә алды. Илмир кече яшьтән үк Туймазы шәһәре “Сәйяр” балалар бию ансамбленә йөрде. Ул бик матур бии, аңа аеруча башкорт, татар, чечен биюләре ошый. Мәктәпне тәмамлагач Туймазы юридик техникумына укырга керде. Ә 2019 елның 16 июнендә аны Кораллы көчләр сафларына алдылар. Ул Ырынбур шәһәре хәрби транспорт авиациясе дивизиясендә хезмәт итә. Кыска гына вакыт эчендә ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтте һәм хәрби часть Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Абыем өчен бик сөенәм. Ул нәрсәгә генә тотынса да, уңышка ирешә. Характер сыйфатлары буенча ул әтигә - Ильвир Исмәгыйль улына ошаган. Әтиебез – Чечня сугышы ветераны, хәрби хезмәтен Чечня Республикасында үткән батыр йөрәкле яугир. Абыем Илмирга ныклы сәламәтлек телим, лаеклы хезмәт итеп, тизрәк өйгә әйләнеп кайтсын. Без аның уңышларына чиксез горурланабыз!
Ильвина ГӘРӘЕВА.
Туймазы шәһәре.
Читайте нас: