-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
15 ноябрь 2019, 12:21

30 елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында

30 елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында

30 елдан артык авыл хуҗалыгы тармагында
Р. Г. Идиятуллинның бөтен хезмәт биографиясе туган районы белән бәйле
Шуларның 30 елдан артыгын авыл хуҗалыгына багышлый ул. Шушы вакыт эчендә гади шофердан районның иң яхшы крестьян (фермер) хуҗалыклары җитәкчесенә кадәр юл үтә.
Рамил Гали улы хезмәт эшчәнлеген 1982 елда Бакалы һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, “Правда” колхозында шофер булып башлый, 1983 елның ноябрендә шушы колхоздан Совет Армиясе сафларына алына. Армиядән кайткач, район авыл хуҗалыгы производство берләшмәсенә шофер булып эшкә урнаша.
1992 елда Р. Г. Идиятуллин районда беренчеләрдән булып крестьян (фермер) хуҗалыгы оештыра, һәм уңышлы үсеш ала. Фермерлык эшен башлаганда район аңа 20 гектар җир бүлеп бирә. “Ястреб” КФХ коллективы производство һәм финанс эшчәнлегендә шактый зур уңышларга ирешә һәм муниципаль районның социаль-икътисади үсешенә лаеклы өлеш кертә. Р. Г. Идиятуллин салымнарын һәм тиешле башка түләүләрен вакытында түләп бара.
Бүгенге көндә хуҗалыкның чәчүлек мәйданы 1734 гектар тәшкил итә. Рамил Гали улы авыл хуҗалыгы культураларын эшкәртүдә яңа технологияләрдән уңышлы файдалана. Һәр елны авыл хуҗалыгы культураларының элиталы орлыкларын сатып ала, чәчүлек җирләрен эшкәртүдә агротехник таләпләрне үти. Чәчүлек һәм көтүлек җирләренә һәр елны минераль һәм органик ашламалар кертелә. Моңа бәйле, хуҗалык бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралардан һәр гектарга 35 центнерга кадәр югары уңыш ала. Үсемлекчелек белән беррәттән, крестьян (фермер) хуҗалыгында югары продуктив токымлы мөгезле эре терлекләр санын да арттыралар. Хуҗалык һәр елны язгы кыр һәм урып-җыю эшләре йомгаклары буенча призлы урыннарны алып килә.
Рамил Гали улы тәҗрибәле җитәкче, үз эшенең остасы булып тора, хезмәт һәм оештыру сәләтенә ия, Зирекле авыл Советы авыл биләмәсе авыллары җәмәгать тормышында актив катнаша. Ул шулай ук авыл биләмәсе чараларында иганә ярдәме күрсәтә, кышкы һәм җәйге вакытта авыл юлларын тәртиптә тотуга ярдәм итә, кышын авыл биләмәсе юлларын кардан чистартып тора.
Фермер авыл биләмәсе хакимияте белән тыгыз элемтәдә эшли, район җитәкчелеге һәм халык арасында ихтирамга лаек. 2012 елдан Р. Г. Идиятуллин муниципаль район Советы депутаты булып тора.
Агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рамил Идиятуллин 2017 елда РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәхмәт хаты белән, 2014 елда – РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Мактау грамотасы, 2018 елда “Башкортстан Республикасы Шаран районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе, районның иң яхшы фермеры буларак (КФХ башлыгы), 2011 елда муниципаль район хакимияте Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Читайте нас: