+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
15 ноябрь 2019, 12:10

Кыр батырларына лаеклы бүләк

Кыр батырларына лаеклы бүләк

Кыр батырларына лаеклы бүләк
Шаран районы авыл хуҗалыгы эшчәннәре дәүләт бүләкләренә лаек булдылар
Уфада Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Бәйрәмдә Шаран районы делегациясе дә катнашты. БР авыл хуҗалыгы министры Илшат Фәзрахманов авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләребезгә лаеклы бүләкләр тапшырды. “Ястреб” крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Рамил Гали улы Идиятуллин “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” мактаулы исеме, “Р. Х. Мусин” КФХ җитәкчесе Рафаил Хәтип улы Мусин – “Башкортстан Республикасының иң яхшы чөгендер үстерүчесе” исеме, “Галим” КФХ җәмгыяте техник директоры Марат Мөгаллим улы Галимов – “Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәте өчен” мактау билгеләре белән бүләкләнделәр.
Читайте нас: