+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
10 декабрь 2019, 17:02

Хәрби бурычын намуслы үтәгән өчен – командование бүләге

Хәрби бурычын намуслы үтәгән өчен – командование бүләге

Хәрби бурычын намуслы үтәгән өчен – командование бүләге
Акбарыс авылы егете Дмитрий Әхмәтшин РФ Хәрби диңгез флоты сафларында намуслы хезмәт итте
Якташларыңның яхшы хезмәт итүләре турында ишеткәч күңелне горурлык хисе били, туганнары һәм якыннары яратып укыган район гәзите битләрендә аның турында язасы килү теләге туа башлый.
Бүген мин Акбарыс авылының гади егете, хәзерге вакытта өлкән матрос Дмитрий Әхмәтшин турында сөйлим, ул Калининград өлкәсе Балтийск шәһәрендә урнашкан ике Кызыл Байраклы Балтик флотында хезмәт итте. Дмитрий Акбарыс мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң Туймазы шәһәре индустриаль колледжында белем алды. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, 2018 елның җәендә “Машиналар төзү технологиясе” белгечлеге буенча диплом алды. Колледжта укыганда 2 разрядлы идарә программалы станоклар операторы эшче һөнәре һәм шофер таныклыгы да алды. Армиягә кадәр Дмитрий Октябрьский шәһәре түбән вольтлы аппаратуралар заводына эшкә урнашты, бүлектә сыйфат контроле буенча белгеч булып эшләде. 2018 елның 18 ноябрендә егетебезне Русия Федерациясе Кораллы көчләре сафларына алдылар.
Кайсы гына малай моряк булу турында хыялланмый икән? Аларның татлы хыяллары чын ир-егетләр батырлыгы, ныклы диңгез төене белән бәйләнгән егетләр дуслыгына урын булган ерак диңгез-океан ярларына төбәлгән.
Хезмәт итү теләге аңлы һәм нык иде. Укыган вакытында Дмитрий хәрби хезмәткә әзерләнде: сәламәт тормыш рәвеше алып барды, йөгерде, футбол уйнады. Шуңа күрә дә табиб комиссиясе аны Хәрби диңгез флоты хезмәтенә җибәрүгә бернинди каршылык таба алмады. Шулай итеп, якташыбыз – Акбарыс авылы егете – Калининградка, Балтик диңгезе буена хезмәткә эләкте. Калининградтан аны Балтийск шәһәренә билгелиләр. Без якташыбыз белән горурланабыз һәм Дмитрийга карьерасында уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телибез. Илебезгә лаеклы граждан тәрбияләгән өчен әнисе Наталья Александровнага, дәү әтисе Анатолий Тимербай улына, дәү әнисе Рима Дәүләт кызына аеруча рәхмәт белдерәбез. Ә авылдашыбыз районның барлык үсмер егетләренә үрнәк булсын.
Г. ӘХМӘТШИНА. Акбарыс авылы.
Читайте нас: