+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
10 декабрь 2019, 17:45

Намус белән хезмәт итеп кайтты

Намус белән хезмәт итеп кайтты

Намус белән хезмәт итеп кайтты
Русия Кораллы көчләре сафларына алынган район егетләренең күбесе туган ил алдындагы изге бурычларын намус белән үтиләр.
Базгыя авыл Советы авыл биләмәсе территориясеннән һәр елны күп кенә яшьләребез хезмәткә алыналар һәм намуслы хезмәт итәләр.
Шушы көннәрдә Антон Демьянов хезмәтен тәмамлап өенә кайтты. Хәрби хезмәт вакытында алган грамоталары һәм әти-әнисенә адресланган рәхмәт хатлары аның намуслы хезмәт итүенә дәлил булып торалар. Антонны туганнары, дуслары һәм авылдашлары шатланып каршы алдылар.
Антон Эльвира һәм Игорь Демьяновлар гаиләсендә өченче бала булып үсте. Абыйсы Дмитрий да армиядә хезмәт итте. Хәзер эшли һәм читтән торып Әлмәт шәһәре политехник техникумында укый. Апасы Юлия Базгыя мәктәбендә яхшы укыды, Уфа шәһәре финанс колледжын кызыл дипломга тәмамлады. Хәзерге көндә Русия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы финанс университетының Уфа филиалында читтән торып белем ала. Антон да мәктәпне тәмамлагач Әлмәт политехник техникумына укырга керде, һәм берничә айдан соң Кораллы көчләр сафларына алынды. Антонга ныклы сәламәтлек, укуын уңышлы тәмамлап, киләчәк тормышында зур уңышларга ирешүен теләп калабыз.
Г. ГРИШУКОВА, Базгыя авыл биләмәсе ветераннар советы рәисе.
Читайте нас: