Ямадыбаш авыл мәдәният йортында Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге иҗат берләшмәсе тәрбияләнүчеләренең (җитәкчесе З. З. Сәләхов) еллык отчет концерты булды
Сәләтле балалар тамашачыны музыкаль номерлары, матур тавышлары һәм башкару осталыклары белән сөендерделәр. Җырлар Л. Т. Хәлиуллина җитәкчелегендәге иҗат берләшмәсе тәрбияләнүчеләре башкаруындагы биюләр белән бергә үрелеп барды.
Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге директоры С. М. Хөсәенов, коллегалары Г. Х. Хөснуллина, Р. Х. Идиятов, район мәгариф бүлеге методисты Ф. Г. Гайфуллина өстәмә белем бирү педагогы эшенә, балалар чыгышына югары бәя бирделәр. Балаларның иҗат сәләтләрен үстерүче педагог район мәгариф бүлеге Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Алып баручы И. Н. Күчмөхәммәтов һәр номер алдыннан концертта катнашучы турында сөйләде.
Әйтергә кирәк, З. З. Сәләхов җитәкләгән вокаль берләшмә быел 30 еллык юбилеен билгели. Яшь җырчылар сәләтләрен үстерәләр, район халкы алдында, шулай ук төрле конкурсларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Элек бу түгәрәккә Ямадыбаш авылы балалары гына йөрсә, хәзер аның географиясе киңәйде: Тархан, Наратасты, Дүрмән, Чалмалы һәм, әлбәттә, Ямадыбаш авылларының яшь сәләтләре
З. З. Сәләхов белән сәхнәдә беренче адымнарын ясыйлар.
Җырчыларның күбесе алга таба музыканы һөнәр, яшәү рәвеше итеп сайлыйлар.
Динара Нуруллина – хәзерге вакытта З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгать институты студенты; Марсель Мөсәвиров – Туймазы татар дәүләт драма театры артисты, җырчы; Гөлшат Сәлимгәрәева күрше Татарстан Республикасында эшли, Гөлназ Антипова, Лүзия Тәлгать кызы да үз вакытында З. З. Сәләхов тәрбияләнүчеләре.
Иҗади яшьләр – Рузалина Мөсәвирова, Альбина Әхмәтшина, Ильвина Харисова, Азат Әхмәтшин, Илнар Габдерәкыйпов, Рөстәм Хәбиров һәм башка бик күпләр – авыл мәдәният йортында үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнашалар.
Чара ахырында Зәбир Зыязетдин улы тәрбияләнүчеләренә, аларның әти-әниләренә, авылдашларына авыл һәм район мәдәни чараларында актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Ә мин, үз чиратымда, иҗат һәм җыр бәйрәмен оештыручы – яшь җырчыларның остазы З. З. Сәләховка, Л. Т. Хәлиуллинага, тавыш операторы
А. Н. Третьяковка һәм чараны алып баручы И. Н. Күчмөхәммәтовка рәхмәт белдерәм.
Л. ФӘХРЕТДИНОВА. Ямадыбаш авылы.