+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
13 гыйнвар 2020, 16:49

Тыйнак хезмәтчән, хезмәт ветераны

Р. М. Шәхәбетдинова “Г. Г. Фәйзуллина” крестьян (фермер) хуҗалыгында 28 ел савымчы булып эшли

Р. М. Шәхәбетдинова “Г. Г. Фәйзуллина” крестьян (фермер) хуҗалыгында 28 ел савымчы булып эшли
Ярәмкә товарлыклы-сөтчелек фермасы районда тотрыклы эшләүче коллективларның берсе булып тора. Язмамда коллективның иң өлкән хезмәтчәне, яшьләрнең остазы Рина Миңлехан кызы Шәхәбетдинованың җиңел булмаган хезмәте турында бәян итәм.
Рина Миңлехан кызы 1964 елның декабрендә ямьле Сөн елгасы буена урнашкан Алпай авылында Миңлехан белән Гөлфирә гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Балачагы, мәктәп еллары туган авылында үтә. Аның хезмәт эшчәнлеге төрле: башта туган авылларында клуб директоры була, Зирекле почта элемтә бүлегендә хат ташучы булып эшли.
Эшсөяр егет Мәсгутькә кияүгә чыгып, Ярәмкә авылы килене булгач, фермага савымчы булып урнаша. Тормыш иптәше Мәсгуть Мәгъсүм улы белән 3 балага гомер бүләк итәләр, тик шатлык кайгы белән янәшә атлый, ди халык. Гөрләтеп дөнья көткән чакта тормыш иптәше Мәсгуть фаҗигале төстә, 15 яшьлек кызы Рәзимә каты авырудан соң вакытсыз бакыйлыкка күчәләр. Әмма Рина Миңлехан кызы балалары хакына яшәргә тырыша, йорт эшләрендәге көндәлек мәшәкатьләрендә һәм “Г. Г. Фәйзуллина” крестьян (фермер) хуҗалыгында тырыш хезмәтендә юаныч таба.
“Балаларымның лаеклы белем алуларын теләдем. Улым Мансур Туймазы индустриаль колледжын тәмамлады, ә кызым Энҗе Туймазы педагогия колледжын тәмамлаганнан соң Уфада М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укуын дәвам итә”, - дип сөйли Рина Миңлехан кызы балалары турында.
Аның авыл хуҗалыгы тармагындагы күпьеллык намуслы хезмәте тиешле бәяләнә. Ул хезмәт ветераны, район, республика җитәкчелегенең күпсанлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Иң югары бүләге – Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты.
Рина Шәхәбетдин кызы ярдәмчеллеге, ихласлылыгы белән аерылып тора. Машина белән саву операторлары район конкурсларында күп тапкырлар “Г. Г. Фәйзуллина” КФХ данын яклый, призлы урыннар яулый, республика конкурсында да уңышлы чыгыш ясый.
Язмам герое, ферма белән өй арасында йөреп, үзенең 55 яшьлек юбилее җиткәнен дә сизми кала. Ул һәр яңа туган көнгә шатланып яши, табыннарыбызның мул булуын, ил-көннәрнең тыныч булуын тели.
Без, авылдашлары, аны чын күңелдән 55 яшьлек гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, түземлек, якыннары янәшәсендә бәхетле озын гомер кичерүен телибез.
Ф. ГАРИФУЛЛИНА. Кәрәкәшле авылы.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Читайте нас в