+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
28 гыйнвар 2020, 12:55

Бөтенрусия чыршысында башкорт биюе белән чыгыш ясады

Башкортстаннан иң яхшы 114 укучы Мәскәүдә Кремль чыршысында булдылар. Шаран районыннан әлеге чарага барырга 2 санлы Шаран мәктәбенең 7 “а” сыйныфы укучысы, уку алдынгысы, зона, республика, бөтенрусия халыкара конкурслары, фестивальләре, фәнни-гамәли конференцияләр җиңүчесе Зарина Әхмадуллина лаек булды.

2 санлы Шаран мәктәбе укучысы Зарина Әхмадуллина илнең төп чыршысында булып кайтты
Башкортстаннан иң яхшы 114 укучы Мәскәүдә Кремль чыршысында булдылар. Шаран районыннан әлеге чарага барырга 2 санлы Шаран мәктәбенең 7 “а” сыйныфы укучысы, уку алдынгысы, зона, республика, бөтенрусия халыкара конкурслары, фестивальләре, фәнни-гамәли конференцияләр җиңүчесе Зарина Әхмадуллина лаек булды. Ул мәктәп һәм район чараларында актив катнаша. 2018 – 2019 уку елында Зарина балалар сәнгать мәктәбенең художество бүлеген “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлады, район мәдәният йорты каршындагы “Ялкын” үрнәкле халык биюләре ансамблендә (җитәкчесе А. В. Сидоров) халык биюләре һәм Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәгендә вокал белән шөгыльләнә.
“Мәскәүгә килгәч башкаланың безнең өчен гадәти булмаган ритм һәм тизлегендәге дөньясына чумдык, - дип уртаклашты З. Әхмадуллина тәэсирләре белән. – Безне Измайлово кунакханә комплексына урнаштырдылар. Мин дүрт йолдызлы “Альфа” кунакханәсенең ике урынлы номерында булдым. 28 катлы бинаның 23 катыннан Измайлово паркының искиткеч гүзәллеге ачыла. Шул ук көнне без шәһәрдә экскурсиядә булдык. Кайткач, тантанага сәгать 6да торып әзерләнү өчен, иртә итеп йокларга яттык”.
Кремль сараенда яңа ел тамашасы алдында Зарина “Ялкын” ансамбле җитәкчесе А. В. Сидоров белән бергә әзерләгән башкорт биюен бии. Тамашачы аны көчле алкышларга күмә. Бөтенрусия яңа ел чыршысында якты сәнгать чыгышы өчен аңа РФ Президенты Эшләр идарәсе штабы һәм Мәскәү Профсоюзлар федерациясе Рәхмәт хаты, шулай ук кыйммәтле “Мәскәү Кремле” китабын һәм истәлекле значок тапшыралар.
Яңа ел тамашасыннан соң барлык балаларга Кыш бабай күчтәнәчләре тапшыралар. Зарина сүзләренчә, әлеге бүләкләрдән хис-кичерешләрне сүзләр белән генә аңлатып булмый. Балалар Кыш бабай һәм башка әкият геройлары белән әйлән-бәйлән уйныйлар, җырлыйлар, кызыклы конкурсларда катнашалар, һәм тагын тамаша карыйлар, анда изгелек явыз көчләрне җиңә. Әлеге якты шоу тамашачыны таң калдыра, аны куюда иң яхшы профессиональ аппаратура, аудио- һәм визуаль махсус эффектлар кулланыла. Зиннәтле костюмнар һәм матур декорация онытылмаслык якты тәэсирләр калдыра.
Әхмадуллиннар гаиләсе кызларына илнең төп чыршысын күрүдә ярдәм итүчеләрнең барысына да зур рәхмәт белдерә. Алар 2 санлы Шаран мәктәбе, район мәгариф бүлеге җитәкчелеге, муниципаль район хакимияте, БР Мәгариф министрлыгы.
Заринага алга таба да укуында һәм иҗат эшчәнлегендә зур уңышлар телибез.
Р. СӘЕТОВА, 2 санлы Шаран мәктәбе 7 “а” сыйныфы җитәкчесе.
Читайте нас: