+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
28 гыйнвар 2020, 12:23

Бөтенрусия конференциясе дипломы белән бүләкләнде

Анастасия Сидорчук фронт хатлары темасына тикшеренү эше үткәрдеНуриман районы Красный Ключ мәктәбе базасында РФ ЮНЕСКО клублары һәм БР ЮНЕСКО дуслары клубларының “Мәгариф 2030” программасын тормышка ашыру һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе булды

Анастасия Сидорчук фронт хатлары темасына тикшеренү эше үткәрде
Нуриман районы Красный Ключ мәктәбе базасында РФ ЮНЕСКО клублары һәм БР ЮНЕСКО дуслары клубларының “Мәгариф 2030” программасын тормышка ашыру һәм Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе булды
Читтән торып этапта Башкортстанның гына түгел, ә РФ төбәкләренең төрле почмакларыннан килгән эшләр каралса, турыдан-туры этапта республиканың Уфа һәм Сибай шәһәрләре, Нуриман, Кушнарен һәм Бәләбәй районнары уку йортлары катнашты. Шаран районы данын 1 санлы Шаран мәктәбенең 3 “а” сыйныфы укучысы Анастасия Сидорчук (җитәкчесе З. Ф. Идиятова) лаеклы яклады, “Тарихи туган якны өйрәнү” секциясендә II дәрәҗә диплом алды.
Узган уку елында ул почта хатлары сәяхәтләре турында зур материал әзерләгән иде. Бу юлы күп белергә теләүче кызны өчпочмаклы фронт хатлары кызыксындырды. Аның тикшеренү эшенең темасы: “Сугыштан хатлар һәм алардан өзекләрдә Бөек Ватан сугышы (реаль хатирәләр). Почта элемтә хезмәтенең кешеләр тормышындагы роле. Хат һәм открыткаларның үткән юлы”.
Аның эше теоретик, гамәли һәм тикшеренү өлешләреннән тора. Проект эшенең фронт почтасы турында сөйләгән өлеше аеруча зур кызыксыну уята, анда солдат хатларының өчпочмаклап ничек бөкләнгәнлеге күрсәтелә. Тикшеренү эшендә безнең көннәргә кадәр сакланып калган чын фронт хатлары, аларның төсле фотографияләре бар. Шул исәптән, кызыксынучан яшь тикшеренүче Советлар Союзы Геройлары М. А. Егоров, З. М. Мөстәкыймов, Д. Д. Кармишинның фронт хатларын тапкан. Шулай ук башка фронтовикларның, Анастасиянең, җитәкчесе З. Ф. Идиятованың туганнарының да хатлары күп.
Анастасия Сидорчук төрле вакытлардагы хатлар һәм открыткалар турында да сөйли, хатлар һәм открыткаларны төрле төбәкләргә илтү вакытын тикшерә, укучылардан сорашып-белешү нәтиҗәләрен күрсәтә.
Бөек Җиңүнең 75 еллыгында, Анастасиянең күп көч таләп иткән һәм киң, көнүзәк әлеге фәнни-тикшеренү эшен жюри әгъзалары бик яхшы кабул итә һәм Шаран укучысы 2 урынны ала, җитәкчесе – 1 санлы Шаран мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы З. Ф. Идиятова Рәхмәт хаты белән бүләкләнә.
Нуриман районы Яңа Субай мәктәбе тарих укытучысы Н. Н. Раянов Анастасия Сидорчукны быел җәйге лагерьга Русия Эзләнү хәрәкәтенең Башкортстан Республикасындагы отрядына (Октябрьский шәһәре) чакырды.
Әйтергә кирәк, Анастасия башка иҗат конкурсларында да актив һәм уңышлы катнаша. Мәсәлән, ул “И в каждой минуте вдохновение” шигырь укучылар интернет-конкурсында катнаша, анда Е. Евсеевның “Письмо старого учителя” шигырен укый һәм катнашучы сертификаты белән бүләкләнә. Шулай ук “Фронттан хат” өчен “Җиңү хатлары” Бөтенрусия акциясе “Ватан якташлары” эссе номинациясендә дә катнашучы сертификаты ала.
З. Ф. Идиятова белән Анастасия Сидорчук ярдәмнәре өчен район мәгариф бүлегенә һәм 1 санлы Шаран мәктәбе администрациясенә рәхмәт белдерә.
Кызыксынучан Анастасияне һәм аның талантлы укытучысы Зөлфия Фәрит кызын Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциядә уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм алга таба да дөньяны танып-белүен телибез.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
З. Ф. Идиятова һәм А. Сидорчук.
Анастасиянең эшеннән өзек.
Читайте нас: