Габдуллиннар гаиләсе республика спорт фестивале дипломанты булды
Уфа шәһәре “Динамо” стадионында “Бердәм Русия” партиясенең “Сәламәт буын – көчле төбәк” проекты кысаларында “Яңа ел гаилә уеннары-2020” республика фестивале үтте. Финал ярышларында 69 гаилә командасы – муниципаль этап җиңүчеләре катнашты.
Фестивальдә Башкортстан Республикасының 300 меңнән артык кешесе катнашты. Аның кысаларында “Күңелле стартлар” эстафеталары үткәрелде, аларда 103500 кеше (13470 гаилә командасы) катнашты, шулай ук республика буенча барлыгы 216144 кеше катнашкан 27 спорт төре буенча гаилә спорт чаралары үткәрелде. “Күңелле стартлар” 1241 мәктәптә үтте.
Ярышларда катнашучыларны “Сәламәт буын – көчле төбәк” партия проектының төбәк координаторы Андрей Иванютин, БР Хөкүмәте вице-премьеры Фәнүр Ягъфәров, БР мәгариф һәм фән министры Айбулат Хажин, РФ Дәүләт думасы депутатлары Рима Баталова, Зариф Байгускаров, Русия хоккейчысы Андрей Зюзин сәламләде.
Ике сәгатьлек ярыш нәтиҗәләре буенча Әбҗәлил районыннан Даушевлар гаиләсе җиде көнгә “Красноусольский” шифаханәсенә юллама алды, ә Стәрлетамактан Котдусовлар гаиләсе “Зеленая роща” шифаханәсенә юллама отты. Калган призерлар Уфа аквапаркына чакыру билетларына, “Спортмастер” кибете сертификатларына ия булдылар.
Республика фестивале алдыннан мәктәп һәм муниципаль этаплар булды, алар фестивальдә район данын яклаучы җиңүче гаиләләрне билгеләргә ярдәм иттеләр. Безнең районны Зирекле авылыннан Габидуллиннар гаиләсе күрсәтте, ул “Яңа ел гаилә уеннары-2020” республика фестиваленең муниципаль этабы финал җиңүчесе дипломы белән бүләкләнде. Ирле-хатынлы Ленар һәм Чулпан әлеге спорт ярышларында кече уллары Илназ белән катнаштылар.
Гаилә башлыгы Ленар Мәҗит улы Туймазы шәһәрендә шәхси предприятиедә эшли, Чулпан Марат кызы – Зирекле почта элемтә бүлеге хат ташучысы, Илназ И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбенең 2 сыйныфында укый. Әлеге тату гаилә спортны ярата, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырыша.
Габдуллиннар гаиләсенә спорт ярышларында яңа җиңүләр, ныклы сәламәтлек һәм барлык башлангычларында зур уңышлар телибез.