+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
10 февраль 2020, 11:59

Бар яклап та булган кыз

Әлеге фотода сез 1 санлы Шаран мәктәбе 8 “а” сыйныфы укучысы Алинә Базитованы күрәсез. Ул уку алдынгысы, актив җәмәгатьче, сыйныф җитәкчесе Г. Ф. Хәйруллинаның ярдәмчесе, лидерлык сыйфатларына ия, узган уку елының иң яхшы спортчысы.

Алинә 2018, 2019 елларда 6 – 7 сыйныф кызлары арасында баскетбол буенча “Оранжевый мяч” спорт ярышлары чемпионы, шулай ук 2019 елда 6 – 7 сыйныф малайлары арасындагы ярышларда район чемпионы, 2018, 2019 елларда 6 – 7 сыйныф кызлары арасында Кушнаренко районы Кушнаренко авылында үткән “Оранжевый мяч” зона-республика ярышлары призеры, 2019 елда кызлар арасында “КЭС-Баскет” форматында район чемпионы, шулай ук 2019 елда кызлар арасында “КЭС-Баскет” зона-республика ярышлары призеры.
Алинә 2019 елда 7 – 8 сыйныф кызлары арасында Краснокама районы Куян авылында рус лаптасы буенча зона-республика ярышлары призеры һәм 2018 елда Илеш районы Югары Яркәй авылында 6 – 7 сыйныф кызлары арасында мини-футбол буенча зона-республика ярышлары призеры булып та тора.
Тагын шуны да әйтергә кирәк, яшь спортчы мәктәпнең “Юнармия” отрядында да катнаша.
Алинәгә укуында уңышлар, спорт ярышларында якты җиңүләр һәм ныклы сәламәтлек телибез!
ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.
Читайте нас: