-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
26 февраль 2020, 13:55

Дипломга лаек булдылар

Без, “Нур” халык театр коллективы әгъзалары, бөек Тукаебызның “Театр яктылыкка, нурга илтә” гыйбарәсенең дөреслегенә тагын бер кабат инандык. Ел безнең өчен бик уңышлы булды.

Без, “Нур” халык театр коллективы әгъзалары, бөек Тукаебызның “Театр яктылыкка, нурга илтә” гыйбарәсенең дөреслегенә тагын бер кабат инандык. Ел безнең өчен бик уңышлы булды. Режиссер Редик Ганиев Ә. Атнабаевның “Балакайларым” драмасына заманча рух, яңа сулыш өрде. Спектакльне төрле яшьтәге тамашачы яратып кабул итте. Ә үзешчән артистларыбыз әсәр нигезенә салынган гаилә кыйммәтләренең асылын тулысы белән ачу бәхетенә иреште.
Әлеге спектакль постановкасы белән без “Идел-йорт” XIX Төбәкара театр коллективлары бәйгесе дипломанты булдык.
Хәзинә образын башкарып, Галия Әхмәтҗанова ана образының күңел байлыгын, зирәклеген, күңел хәзинәсенең тирәнлеген ача алды. Ул “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңүче булды һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Үзенең кече туган илендә танылу аның өчен олы мәртәбә булды (ул Татарстан Республикасы Аксубай районында туып-үскән).
Балбабай ролен башкаручы Руль абый Нәбиев инде 50 ел үзешчән сәнгатьтә катнаша. Халык театрыбызның аксакалы ул. Аңа хас булган төп сыйфатлар – тормышны, кешеләрне ярату.
Рим Хәнипов, Илшат Зәйнуллин да үз рольләрен оста башкардылар, ир-егетләр җилкәсенә төшкән сынауларны җиңеп, үз образларын яхшы чагылдырдылар.
Лилия Хәйруллина, Зөләйха Исламова, Альмира Галләмова үз рольләре белән төрле характерлы хатын-кыз психологиясен ача алдылар.
Айгөл Хәлимова, Алинә Мөхәммәтшина, Сөмбел Исламова яшьлек дәртен кушып уйнаулары белән аерылып тордылар.
Театрның киләчәге өметле. Мәктәп елларыннан ук сәхнәдә беренче чыныгу алган Ильяс Әхмәтшин, Нияз Басыйров, Айнур Кадыйров, Данис Гафаров кебек егетләребез ныклы ышаныч һәм терәк булып торалар.
Татар дөньясының мәркәзе Казан, Туймазы татар дәүләт драма театры, күрше Ярмәкәй районы сәхнәләрен шаулату, тамашачы алкышлары ышанычыбызны арттырды, көч-куәт, дәрт-дәрман бирде. Безне хөрмәт иткән, зурлаган тамашачыга рәхмәт белдерәбез.
Р. МӨХӘММӘТШИНА, Зирекле авылы “Нур” халык театр коллективы җитәкчесе.
Читайте нас: