+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
26 февраль 2020, 13:00

Полиция формаларын сәхнә костюмнарына алыштырдылар

Иҗат конкурсы республикабызның төрле районнары тәртип сакчыларын берләштердеКушнаренко район мәдәният йортында Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр органнары һәм бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларының XXI үзешчән сәнгать фестивале булды, ул 1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Конкурска Шаран, Кушнаренко, Бакалы, Чакмагыш, Благовар һәм Илеш районнары полицейскийлары үзләренең иҗат программаларын бирделәр.

Иҗат конкурсы республикабызның төрле районнары тәртип сакчыларын берләштерде
Кушнаренко район мәдәният йортында Башкортстан Республикасы буенча эчке эшләр органнары һәм бүлекчәләре хезмәткәрләре һәм аларның гаилә әгъзаларының XXI үзешчән сәнгать фестивале булды, ул 1941 – 1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Менә күп еллар рәттән фестиваль республикабыз районнары тәртип сагында торучыларын берләштерә. Конкурска Шаран, Кушнаренко, Бакалы, Чакмагыш, Благовар һәм Илеш районнары полицейскийлары үзләренең иҗат программаларын бирделәр.
Һәр район үзенең конкурс программасын күрсәтте, анда җырлар, биюләр, шигырьләр һәм хәтта зур булмаган театраль постановкалар да булды. Полицейскийлар узган гасырның 40нчы елларының уникаль атмосферасын сугыш еллары җырларына костюмнарны дөрес сайлау, яхшы әзерлекле хореографик номерлар ярдәмендә күрсәтә алдылар. Шунысы куанычлы, үткән еллардагы кебек үк, Русия Эчке эшләр министрлыгының Шаран районы буенча бүлеге үзешчән сәнгать коллективы югары осталык дәрәҗәсе күрсәтте һәм республиканың алты районы арасында лаеклы 2 урынны яулады.
Илшат Бәдриев һәм Александр Әхтәриев (вокал), Илһам Шәрипов (ялгыз башкару), ир-егетләр вокаль ансамбле фестиваль лауреаты дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алдылар. Бию ансамбле, халык уен кораллары ансамбле, хатын-кызлар вокаль ансамбле чыгышларын рәхмәт хатлары белән билгеләп үттеләр.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор, полиция майоры Э. В. Сәлимгәрәева бүләкләнүчеләр арасында лаеклы урын алып торды. Үзешчән сәнгать фестивалендә Эльвира Васильевна үзенең улы Илназ белән (1 санлы Шаран мәктәбе 7 сыйныф укучысы) һәр елны актив катнаша. Алар шулай ук кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Милиция ветераны Ф. Г. Газизов чыгышы турында аерым әйтеп үтәсе килә. Әлеге фестиваль Фәнил Галихан улы өчен юбилей фестивале булды – менә 30 ел инде ул, яшь хезмәткәрләргә үрнәк күрсәтеп, смотр-конкурсларда катнашып килә. Әлеге чорда Ф. Газизов дистәләгән мактау грамоталары, дипломнар, рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнә. Менә бу юлы да Фәнил Галихан улы башкаруындагы “Яшьлек” җырын жюри әгъзалары һәм тамашачы көчле алкышлар белән каршы алды. Башкортстан Республикасы эчке эшләр министры, полиция генерал-лейтенанты Р. В. Деев кул куйган Рәхмәт хатында болай диелгән: “Хөрмәтле Фәнил Галихан улы! XXI Үзешчән сәнгать фестивалендә катнашуыгыз өчен ихлас хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез. Озак еллар дәвамында Сез һөнәри бурычыгызны лаеклы үтәдегез һәм хәзер дә Русия Эчке эшләр министрлыгының Шаран районы буенча бүлеге өчен ышанычлы терәк булып торасыз. Сезгә ныклы сәламәтлек, тормыш ныклыгы, зур бәхетләр, иминлек һәм изгелекләр телим”.
Шаран районы эчке эшләр бүлеге коллективы фестивальгә әзерләнүдә һәм катнашуда ярдәм иткәннәре өчен район мәдәният йорты художество җитәкчесе, Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Рәүфә Харис кызы Дәүләтовага һәм баянчы Рифат Фазулла улы Хәйруллинга зур рәхмәт белдерә.
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА.
Сәхнәдә – Русия Эчке эшләр министрлыгының Шаран районы буенча бүлеге хоры.
Читайте нас: