Редакциянең җаваплы секретаре – ул редакция штабы, иҗат процессының үзәге. Район гәзите битләренә нәрсә һәм ничек куелачагын ул гына белә. Басманың мәгълүмат сәясәтен күбесенчә нәкъ җаваплы секретарь төзи, редакция бурычларының вакытында үтәлешен контрольдә тота. Ә аннары хәбәрчеләрнең язмаларын укып чыга, төзәтә һәм автор белән бергә җайга сала. Гәзитнең чираттагы санын комплектлау, гәзит чыгаруда редакция графигын үтәүне тәэмин итү, редакция хезмәткәрләренә “редакция портфеле” торышы турында мәгълүмат бирү җаваплы секретарь бурычларына керә. Ул шулай ук район, республика һәм илдәге истәлекле даталарны гәзиттә билгеләүне дә күзәтеп бара. Бер сүз белән әйткәндә, җаваплы секретарь – редакциянең “кайнар” үзәге, ул гәзит эшчәнлегенең күп бурычларын һәм төрләрен үз эченә ала. Альбина Нәфыйкова “районкабызның” нәкъ шундый кешесе булып тора.
Ул район гәзите редакциясендә 2002 елдан бирле эшли. Редакциядәге хезмәт эшчәнлеге корректорлык эшеннән башлана. Аннары, вакыт таләбе буенча компьютерда битләргә салу кирәк булгач, ул компьютерны үзләштерә, компьютерда битләргә салу нечкәлекләренә өйрәнә һәм инженер-битләргә салучы була. Белеме югары – Уфа дәүләт сервис институтын тәмамлый.
2013 елдан бүгенге көнгә кадәр район гәзитенең җаваплы секретаре булып тора. Альбина Марат кызы аналитик акыл, әдәби талант һәм тел фикерләвен үзендә берләштерә. Аның каләме лирик, гади һәм тормыш фәлсәфәсе тулы шигъри юллар тудыра, ә компьютерда, оста пешекче кебек, гәзит битләре “җитештерә”. Альбина Марат кызы бер биттә төрле темаларны берләштерә, мәкалә яхшы булсын өчен, дистәләгән фотографияләр арасыннан иң кирәклесен сайлап ала, яңа ел яки башка бәйрәм саннарын матур итеп бизи белә.
Әйе, гәзитнең ярты уңышы аның дизайнына бәйле. А. М. Нәфыйкова инженер-битләргә салучы, һәм хәзер җаваплы секретарь да булып эшләгән чорда гәзитебезгә БР Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы, БР “Башкортстан Республикасы” Нәшрият йорты күп тапкырлар уңай яктан бәя бирде.
Бу яклап А. М. Нәфыйкова гәзит эшендәге барлык яңаны тиз өйрәнә, аның лексиконында: “Белмим! Мин моны эшли алмыйм!” дигән сүзләр юк.
Альбина Марат кызы – эрудицияле, үсешкән кеше, ул даими камилләшә, вакыт белән бер адымда атларга тырыша, үз эшен бик ярата. Зур булмаган редакция коллективында ихтирамга лаек, хезмәттәшләре аны хөрмәт итәләр. Альбина Марат кызы аралашучан, бик гади, гадел һәм игътибарлы. Ул бар нәрсәне дә җиңел генә хәл итә белә, күп нәрсәне үзе эшли. Редакция “портфелендә” төрле темага материаллар күп булса, битләрне берләштерү, гәзит укучы йөрәгенә тагын бер адым ясау күпкә җиңелрәк.
- Гәзит редакциясенә эшкә килүем белән бәхетлемен, мин эшли башлаганда монда танылган һәм ихтирамга лаеклы шәхесләр – Р. И. Соколова, З. И. Романова, Р. Х. Мусин, Р. Ф. Тимеркәева, Ф. Г. Әхмәтшин, В. И. Петров эшли иде. Озак еллар җаваплы секретарь булып эшләгән Рима Игнатиевна Соколованы остазым дип исәплим, ул мине гәзит эше нигезләре һәм нечкәлекләренә өйрәтте.
Тәҗрибәле инженер-битләргә салучы Зинаида Ивановна Романовадан да күп нәрсәләргә өйрәндем. Ул үзенең бай тәҗрибәсе, белеме һәм осталык серләре белән юмарт уртаклашты. Моның өчен аңа бик рәхмәтлемен. Һәм хәзер дә редакциядә баш мөхәррир М. Ф. Хәмәдиева җитәкчелегендә иҗади фикердәшләр коллективы эшли. Безнең һәркайсыбыз үз урынында, - ди Альбина Марат кызы.
Әдәби талантка ия булган сәләтле кеше буларак, А. М. Нәфыйкова язмаларда иң мөһим нәрсәләрне ассызыклый, аңа төгәл исем бирә һәм гәзит битенә күренеп торырлык итеп урнаштыра белә. Шуның өстенә ул мәкалә авторын – тәҗрибәле хәбәрчеме, хезмәтчән-авыл хәбәрчесеме яисә башлангыч сыйныфлар укучысымы – һәрвакыт хөрмәт итә.
Җаваплы секретаребызның тагын бер уңай сыйфатын билгеләп үтәсе килә – ул беркайчан да кеше аермый, аның өчен барысы да бертигез. Һәм бу бик яхшы сыйфат, бигрәк тә әлеге вакытта. Шундый кеше ул, һәркем белән уртак тел таба белә һәм максатка омтылучан.
Әлфия Газизуллина фотосы.