+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Әни белән бергә җитез, әти белән бергә көчле без!

Тату яшь гаиләләр җитезлектә, тизлектә, кыюлыкта ярыштылар“Теремок” балалар бакчасы хезмәткәрләре Шаран спорт-савыктыру комплексында һәр елны спорт ярышлары үткәрәләр. Быел да бу традицияне бозмадык, ике бәйрәмне берләштерергә булдык. 23 февраль һәм 8 мартка багышланган спорт бәйрәме “Әни белән җитез, әти белән көчле без!” дип аталды.

Тату яшь гаиләләр җитезлектә, тизлектә, кыюлыкта ярыштылар
“Теремок” балалар бакчасы хезмәткәрләре Шаран спорт-савыктыру комплексында һәр елны спорт ярышлары үткәрәләр. Быел да бу традицияне бозмадык, ике бәйрәмне берләштерергә булдык. 23 февраль һәм 8 мартка багышланган спорт бәйрәме “Әни белән җитез, әти белән көчле без!” дип аталды. Биш гаилә командасы: Мөхәммәтовлар, Бәдретдиновлар, Дәүләтшиннар, Ульдановлар һәм Идиятовлар гаиләләре җитезлектә, кыюлыкта һәм тапкырлыкта көч сынаштылар. Бәйрәм чарасын тәрбиячеләр Д. М. Газизова, Г. И. Бүләккулова, физик культура буенча инструктор А. Н. Зиманова алып барды.
Ярышлар командаларның сәламләшүе белән башланып китте, ә аннары тагын да кызыграк эстафеталар – “Чаңгычылар”, “Капчык киеп сикерү”, “Каршылыклар полосасы”, “Җайдаклар”, “Төз атучылар”, “Конфет кәгазен ач” (бокс бияләйләрендә) бәйгеләре булды.
Монда спорт ярышлары концерт номерлары белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмне “Лизовета” (өлкәннәр төркемнәре), “Чик буе” (әзерлек төркеме малайлары) биюе, Русия флагы белән бию композициясе (әзерлек төркеме кызлары), “Әни турында”, “Солдатушки” (әзерлек төркеме), “Россия огромная страна” җырлары, шулай ук бәйрәм шигырьләре бизәде.
Балалар һәм кунаклар, командалар өчен җан атып, финишка беренче килергә тырышкан катнашучыларга көч-дәрт биреп тордылар.
Әти-әниләр Л. З. Егорова, Ф. М. Фәхретдинова, А. В. Афанасьева составындагы мәртәбәле жюри бик таләпчән булды, нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Жюри нәтиҗәләр ясаган вакытта тамашачылар белән хәрәкәтле уеннар үткәрделәр.
Конкурслардан соң мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
“Без һәрвакыт балаларыбызны бәйрәм традицияләре белән таныштырабыз, Туган илне ярату хисләре, туганнарга һәм якыннарга карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбиялибез. Балалар бакчасы тормышында актив катнашкан барлык әти-әниләргә рәхмәт белдерәм”, - диде “Теремок” балалар бакчасы Э. С. Некрытова.
Ярышта катнашучыларга балалар бакчасы коллективы исеменнән чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар.
“Бәйрәм оештырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Мондый чараларда ярыш күнекмәләре, гаиләгә мәхәббәт, үзара ярдәмләшү хисләре тәрбияләнә. Бик күңелле һәм матур бәйрәм булды”, - диде чара ахырында Л. З. Егорова.
Г. БҮЛӘККУЛОВА, Шаран авылы “Теремок” балалар бакчасы тәрбиячесе.
Ярышта катнашучылар.
«Конфет кәгазен ач» уеныннан күренеш.
Читайте нас: