+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Районыбыз яшьтәше

Шаран авылында яшәүче Ф. С. Рәфыйков 85 яшьлек юбилеен билгелиУл 1935 елның 7 мартында Туймазы районы Туктагул авылында гади хезмәтчәннәрнең ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.

Шаран авылында яшәүче Ф. С. Рәфыйков 85 яшьлек юбилеен билгели
Ул 1935 елның 7 мартында Туймазы районы Туктагул авылында гади хезмәтчәннәрнең ишле гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Флүр Сәләх улы мәктәптә 8 сыйныф тәмамлый, хезмәт биографиясе 16 яшьлек чагыннан колхозда төрле эшче булып башлана. Аннары ул Түбән Троицк сукно комбинатында эшли. Тиздән Флүр Совет Армиясе сафларына алына. Лаеклы хезмәт итеп, Флүр Рәфыйков “Туймазанефть” трестында бораулаучы ярдәмчесе, аннары – Приютово төзелеш-монтажлау идарәсендә балта остасы булып эшли башлый. Бәләбәй һөнәр-техник училищесында киң профильле тракторчы-машинист һәм слесарь белгечлеге ала.
1960 елда Ф. С. Рәфыйков комсомол юлламасы буенча Казахстанга чирәм җирләр эшкәртергә җибәрелә. Ике иптәшенең үрнәге буенча, китәр алдыннан гына өйләнергә уйлый, һәм Әминә исемле чибәр, тырыш кызны өйләренә алып та кайта. Яшьләр Казахстанда ике ел яшиләр һәм эшлиләр, әмма шушы кыска вакыт эчендә дә Флүр Сәләх улы смена нормасын 2 – 2,5 тапкырга үти, һәр квартал саен матди бүләкләү ала. Күпмедер вакыттан соң ирле-хатынлы Рәфыйковлар кече туган илләренә, Башкортстанга кайтырга булалар. Шунысы яхшы була, Флүр Сәләх улының апасы Миңлегаян ире Монасыйф белән бергә Шаран районы Мичурин авылында яшиләр һәм эшлиләр, яшьләрне дә үзләре янына яшәргә чакыралар. Флүр Сәләх улы Мичурин совхозында механизатор булып эшли башлый, гаиләләренә фатир бирәләр. Ул чагында совхозга электромонтерлар кирәк була, һәм Ф. С. Рәфыйковны Бакалы һөнәр-техник училищесына укырга җибәрәләр, яхшы укыганы өчен аңа IV разряд бирәләр. Өч ел совхозда электромонтер булып эшли.
Аннары ул, энергетика системасында 13 ел дәвамында “үзен тапканчыга кадәр” берничә һөнәр алыштыра. 1967 елда аны Шаран район электр челтәрләренең Мичурин участогына электр челтәрләрен эксплуатацияләү буенча электромонтер итеп күчерәләр. Монда ул үзен инициативалы, башкаручан хезмәткәр итеп күрсәтә. Флүр Сәләх улы кулланучыларны сыйфатлы электр энергиясе белән тәэмин итү, электр тапшыру линияләрен һәм трансформатор пунктларын хезмәтләндерү буенча хезмәт бурычларын югары дәрәҗәдә үти. Ә бит электромонтерның эше җиңелләрдән түгел, тормыш һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куярга да туры килә. Буранлы, салкын һәм яңгырлы көннәрдә линияләрдә аварияләр еш була, һәм электромонтерлар теләсә нинди һава торышында юлга чыгалар, линияләр өзелгән урыннарны эзлиләр.
Энергетика системасында 30 ел эшләү вакытында күп төрле хәлләр була, әмма электромонтерлар һәрвакыт - кайда билдән кар ерып, кайда язгы-көзге пычракларда җәяү - линия өзелгән урынга баралар һәм үз эшләрен намус белән башкаралар.
Югары профессиональлеге, ярдәмчеллеге, гаделлеге һәм әдәплелеге өчен Ф. С. Рәфыйков коллективта һәм җитәкчеләр арасында абруй казана. Ул яшь хезмәткәрләрнең остазы була, бай тәҗрибәсен уртаклаша. Нәкъ шушы сыйфатлары һәм хезмәттәге югары күрсәткечләре өчен 1973 елда аны Мичурин бүлү челтәрләре участогы начальнигы итеп билгелиләр, ул бу вазыйфада 1997 елга кадәр, лаеклы ялга киткәнче эшли.
Авыл энергетикасына зур өлеш керткәне һәм югары профессионализмы өчен Ф. С. Рәфыйков күп санлы грамоталар, рәхмәт хатлары, премияләр, кыйммәтле бүләкләр белән билгеләнә, шулай ук “Русия Федерациясенең Почетлы энергетигы” билгесе белән бүләкләнә, аның исеме “Башкирэнерго” җәмгыяте Мактау кенәгәсенә кертелә, “Данлы хезмәт өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан” медаленә лаек була.
Үзе белән бергә эшләгән район электр челтәрләре җитәкчеләрен рәхмәт белән искә ала, алар – М. С. Тимерханов, А. Н. Ишмиев, көндәлек хезмәт көннәрен, катлаулы бурычны уңышлы үтәү шатлыгын бергә уртаклашкан кешеләр турында җылы сүзләр әйтә.
Һәр кешенең таянычы, тылы – сине аңлаучы һәм хөрмәт итүче, ихлас һәм чын йөрәктән яратучы гаиләсе булырга тиеш. Ирле-хатынлы Флүр һәм Әминә Рәфыйковлар 47 ел бергә бер-берсен яратып һәм хөрмәт итеп яшиләр, ике кызлары – Гүзәл белән Альбинаны, уллары Венерны тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына аяк бастыралар. Алар барысы да үз гаиләләрен кордылар, балалар үстерәләр. Гүзәл Туймазы шәһәре 1 санлы мәктәп-интернатында педагог булып эшли. Венер Уфада яши, инженер хезмәтен башкара. Кече кызлары Альбина Шаран үзәк район дәваханәсендә физкабинетта эшли, гаиләсе белән Яңа Таулар авылында яши.
Кызганычка каршы, Әминә Сөнәгать кызы 2007 елда якты дөньяны калдырып китә. Әлеге зур югалту ачысын кичерергә Флүр Сәләх улына балалары, алты оныгы ярдәм итә.
Флүр Сәләх улы 85 яшьлек юбилеен яхшы кәеф белән каршылый, балалары һәм оныкларының уңышларына сөенә, бар нәрсәдән позитив кына табарга тырыша.
Туганнары һәм якыннарының барлык котлауларына мин дә кушылам, юбилярга ныклы сәламәтлек, оптимизм һәм бәхет телим.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
Фото гаилә альбомыннан алынды.
Ф. С. Рәфыйков оныклары белән.
Читайте нас: