+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Соклану уяталар, наз бүләк итәләр...

Конгресс-холлда “Хатын-кыз – милләт анасы” IV Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булдыБезнең районнан “Хатын-кыз мәдәнияттә” номинациясендә Ярәмкә авылыннан Ә. М. Әхмәтова һәм Яңавыл авылыннан Л. А. Ташмурзина, “Күп бала анасы” номинациясендә Яңавыл авылыннан С. Т. Атнашева һәм “Хатын-кыз – педагог” номинациясендә әлеге юллар авторы конкурс финалчылары булдылар.

Конгресс-холлда “Хатын-кыз – милләт анасы” IV Республика конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды
“Торатау” конгресс-холлында актив җәмәгать лидерлары арасындагы “Хатын-кыз – милләт анасы” IV Республика конкурсына йомгак ясадылар. Проектның инициаторы һәм җитәкчесе - башкорт хатын-кызлары җәмгыяте рәисе, БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Гөлнур Колсарина. Конкурсны оештыруда ярдәм итүчеләр – “Бердәм Русия” партиясе төбәк оешмасы һәм БР Халыклар дуслыгы йорты. Проект Башкортстан Республикасы Башлыгының гражданлык җәмгыяте үсешенә гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.
БР Башлыгы Хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев төбәк башлыгы исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде.
Конкурс финалчыларын БР Башлыгының тормыш иптәше Каринэ Хәбирова бәйрәм белән котлады: “Сезнең һәркайсыгыз үз тормыш тарихын яза, баланы дөньяга китерү, үстерү, тәрбияләүнең ни икәнен сездән дә яхшырак белүче юк, кадерле, шәфкатьле Башкортстан хатын-кызлары. Бүген Мостай Кәримнең “Мине өч нәрсә сокландыра – җир, һава һәм хатын-кыз” дигән сүзләрен искә алып үтәм. Шагыйрь әйткәнчә, “өченче могҗиза” булып, тирә-юньдәгеләрне сокландырып, таң калдырып һәм аларга күңел җылыгызны өләшеп яшәгез! Алар да сезгә изгелек һәм ихласлык белән җавап бирсеннәр!”
Башкортстанның халык артисты Вахит Хызыров, Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе солисты Тимур Рамазанов, Р. Нуриев исемендәге Башкорт хореография колледжы тәрбияләнүчеләре”, “Аргамак” группасы, Ф. Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле балалар студиясе тантананы үзләренең чыгышлары белән бизәделәр. Чараны БР атказанган артисты Фиргать Гарипов алып барды.
Безнең районнан “Хатын-кыз мәдәнияттә” номинациясендә Ярәмкә авылыннан Ә. М. Әхмәтова һәм Яңавыл авылыннан Л. А. Ташмурзина, “Күп бала анасы” номинациясендә Яңавыл авылыннан С. Т. Атнашева һәм “Хатын-кыз – педагог” номинациясендә әлеге юллар авторы конкурс финалчылары булдылар. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Әлфира Мәгъсүм кызы – 28 ел стажлы мәдәният хезмәткәре. Бүгенге көндә Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәгендә мәдәни эшләр оештыручы булып тора. Хезмәт елларында ул, югары оештыру сәләте һәм иҗат активлыгына ия булып, авыл биләмәсе социаль-мәдәни үсешенә зур өлеш кертә. Эшендә халыкның матур гореф-гадәтләре, йолаларын торгызу, саклауны төп бурыч дип исәпли.
Людмила Асылҗан кызы 1997 елдан Яңавыл авыл клубында мәдәни эшләр оештыручысы булып эшли. Ул үз эшен ярата, авыл клубында төрле чаралар, концертлар даими үткәрелә, “Шонанпыл” клубы, район, республика һәм төбәкара конкурсларда, фестивальләрдә катнашкан “Ош пеледыш” халык фольклор мари ансамбле эшли. Аның Людмила Шамыкаева белән дуэты авыл һәм районның төрле бәйрәмнәрен бизи.
Светлана Тимергәрәй кызы – өч бала анасы, сөекле дәү әни, хәзер лаеклы ялда. Аның хезмәт стажы 36 ел тәшкил итә (башта Шаран авылы ашханәсендә пешекче, аннары пенсиягә чыкканчыга кадәр туган авылында кибеттә сатучы булып эшли). Ул 10 елдан артык Яңавыл мәктәбе әти-әниләр комитеты рәисе булып торды, 20 елдан артык “Ош пеледыш” халык фольклор мари ансамбленең даими һәм актив әгъзасы.
Людмила Морзабай кызы – Яңавыл мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы, педагогик стажы 35 ел тәшкил итә, югары квалификация категориясенә ия. Үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирү эшенә зур өлеш керткән өчен “БР мәгариф отличнигы”, “Русия Федерациясенең почетлы гомуми белем бирү хезмәткәре” билгеләре белә бүләкләнә. Аның укучылары һәр елны район, республика конкурсларында актив катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар. Л. М. Шамыкаева зур җәмәгать эшләре алып бара, участок сайлау комиссиясе рәисе, “Ош пеледыш” халык фольклор мари ансамбле җитәкчесе булып тора.
Катнашучылар Уфа шәһәренә тантанага баруга транспорт бүлеп биргән өчен муниципаль район хакимиятенә рәхмәт белдерәләр.
Л. ГАЛИЕВА, район хатын-кызлар советы рәисе урынбасары.
Шаран районыннан конкурста катнашучылар.
Читайте нас: