-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
10 апрель 2020, 01:14

Казанышлары белән шатландыра

Ярәмкә авылыннан Радмила Усманова – мәктәп, район, республика һәм бөтенрусия конкурсларының актив катнашучысыРадмила – А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбе 3 сыйныф укучысы. Аңа 9 яшь, әмма аның инде төрле дәрәҗә конкурсларда катнашканы өчен күп санлы дипломнары һәм сертификатлары бар. Ул “Русиянең иң матур кызы” Бөтенрусия конкурсында катнашты, яшь категориясе буенча 3 урынны алды һәм ярымфиналга чыкты. Шулай ук “Русия йолдызчыклары” һәм “Мисс елмаю” конкурслары катнашучысы дипломнары бар.

Ярәмкә авылыннан Радмила Усманова – мәктәп, район, республика һәм бөтенрусия конкурсларының актив катнашучысы
Радмила – А. Кондратьев исемендәге Дүртөйле мәктәбе 3 сыйныф укучысы. Аңа 9 яшь, әмма аның инде төрле дәрәҗә конкурсларда катнашканы өчен күп санлы дипломнары һәм сертификатлары бар. Ул “Русиянең иң матур кызы” Бөтенрусия конкурсында катнашты, яшь категориясе буенча 3 урынны алды һәм ярымфиналга чыкты. Шулай ук “Русия йолдызчыклары” һәм “Мисс елмаю” конкурслары катнашучысы дипломнары бар.
Радмила “Яшь леди” район конкурсында 2 урынны алды. Һәм инде, әлбәттә, мәктәп чараларында да актив катнашып, призлы урыннарны яулый. Мәсәлән, “Көз гүзәле” мәктәп конкурсында ул 1 урынны алды. Радмила уку турында да онытмый - “4” һәм “5” билгеләренә генә укый. Шулай ук ул Ярәмкә авылы социаль-мәдәни йортында “Салават күпере” балалар вокаль ансамбле әгъзасы да (җитәкчесе Ә. М. Әхмәтова).
“Башкортстан талантлары” VII Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр иҗат конкурсында катнашу Радмиланың соңгы казанышларының берсе булып тора. Ул көнчыгыш биюенә үзлегеннән өйрәнә, видеога төшерә һәм аны интернет-конкурска җибәрә. Биюгә югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәтеп, Радмила “Хореография” номинациясендә яшь категориясе буенча I дәрәҗә дипломант була.
Радмила Усманова – энеләре һәм сеңелләренә лаеклы үрнәк, әти-әнисен казанышлары белән сөендерә. Аңа киләчәктә иҗат уңышлары телибез!
Әлфия ГАЗИЗУЛЛИНА.
Читайте нас: