+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
10 апрель 2020, 00:23

Конкурс программасы белән чыгыш ясадылар

Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры Әлфира Әхмәтова Бурсык авыл клубы мөдире Лилия Гәрәеваны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән кунакка чакырды“Яшь йөрәкләр” халык фольклор ансамбле әгъзалары кунакларны җырлар һәм икмәк-тоз белән каршы алдылар.

Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры Әлфира Әхмәтова Бурсык авыл клубы мөдире Лилия Гәрәеваны үзешчән сәнгатьтә катнашучылар белән кунакка чакырды
“Яшь йөрәкләр” халык фольклор ансамбле әгъзалары кунакларны җырлар һәм икмәк-тоз белән каршы алдылар.
Аннары бәйрәмчә конкурс программасы башланды. Ярәмкә авылы катнашучылары командаларын “Замана әбиләре”, ә Бурсык авылы вәкилләре – “Яз чәчәге” дип атадылар.
Һәр команда үзләре, девизлары һәм җырлары белән таныштырды. Конкурслар күп төрле булды: таныш булмаган җырны җырлау, бию, үткенлек, сепаратор җыю, бәрәңге әрчү һәм башка күп төрле иде. Бер команданың да җиңеләсе килмәде, барысы да чын күңелдән тырыштылар, нәтиҗәдә дуслык җиңде.
Конкурс биремнәре музыкаль номерлар белән бергә үрелеп барды. Раушания Абдуллина, “Яшь йөрәкләр” халык фольклор ансамбле, “Умырзая” хатын-кызлар ансамбле тамашачыга иң матур җырларын бүләк иттеләр, ә Бурсык авылыннан Фәһимә Сираеваның нәфис сүз белән чыгышы берәүне дә битараф калдырмады.
Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Ләйсән Гибатова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады, барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады һәм ике командага да бүләкләр тапшырды.
Әлфира Әхмәтова әлеге чараны бик матур итеп үткәрде, конкурс программасында катнашучыларга үзенең бүләкләрен тапшырды. Бурсык авыл клубы мөдире Лилия Гәрәева да кунаклар исеменнән чыгыш ясады. Әлегә ул мәдәният өлкәсендә яңа кеше, аңа хезмәттәшләренең бай тәҗрибәсе белән уртаклашуын һәм киләчәктә эшендә уңышлар теләп калабыз.
Җыр бәйрәм табынында да тынмады, рәхәтләнеп сөйләштеләр, көлештеләр. Мондый чаралар алга таба да оештырылыр, дигән ышанычта калабыз.
Ф. ГАРИФУЛЛИНА, Кәрәкәшле авылы старостасы, Ярәмкә авылы ветераннар советы рәисе.
Кунакларны икмәк-тоз белән каршы алу.
Конкурс программасы күренеше.
Читайте нас: