+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
10 апрель 2020, 00:18

Шигырь тулы, сөю тулы күңел

Кыр Теләүле авылы китапханәсе хезмәткәрләре урындагы шагыйрә Зиләрә Рәфыйкова белән очрашу үткәрделәр, очрашу кичәсе шагыйрә иҗатының 30 еллыгына багышланды. Шагыйрә белән очрашу – һәрвакыт бәйрәм, мондый тәэсирләр күңелдә озак сакланалар. Залда шигырь сөючеләр, каләм тибрәтүчеләр җыелдылар. Алып баручы В. Фәррахова катнашучыларны кичә кунагы - шигъри сәләт иясе белән таныштырды, аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.

Зиләрә Нияз кызы тыңлаучыларга фәлсәфи тирән мәгънәле, туган ягына һәм янәшәсендәге кешеләргә зур мәхәббәт белән сугарылган шигырьләрен тәкъдим итте. Бер сүз белән әйткәндә, Зиләрә Рәфыйкова иҗаты – аның күңел дөньясы. Әрнүләр, шикләнүләр, үткән гомер, дуслык һәм мәхәббәт
турында уйланулар – һәр шигырь юлында тормыш юлы битләре, һәм һәр шигырьнең үз тарихы бар. Тыңлаучылар аның шигырьләрен яратып кабул иттеләр.
Чарада Базгыя авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Т. Ә. Закиров һәм урындагы шагыйрь Ф. З. Вәлиев чыгыш ясады. Шагыйрәнең тормыш иптәше Фәйрүз Рәфыйков катнашучыларны баянда уйнавы белән сөендерде.
Иҗат кичәсендә шагыйрәнең шигырьләре яңгырады, аларны алып баручы һәм мәктәп укучылары укыдылар. Очрашу кичәсен шулай ук Марат һәм Залира Гыйниятуллиннар, Ринат Муллабаев һәм “Умырзая” хатын-кызлар ансамбльләре башкаруындагы җырлар да бизәде.
Очрашу матур һәм онытылмаслык якты булды. Мондый чаралар әһәмиятле һәм аларны ешрак үткәрү мөһим, урындагы шагыйрьләребезне китаплар буенча гына түгел, ә якыннан күреп белү дә кирәк.
Зиләрә Рәфыйкова үз иҗатына ихлас кызыксынуларыннан бик тәэсирләнде, кичәгә килүчеләргә һәм китапханәгә “Чаткылардан туган ялкын” китабын бүләк итте. Алып баручы шагыйрәгә киләчәктә зур уңышлар һәм яңа очрашулар теләде.
Шагыйрәнең шигырьләрен район китапханәләре китап киштәләрендә булган “Илһам”, “Чаткылар”, “Чаткылардан туган ялкын” шигъри җыентыклардан, Зиләрә Рәфыйкованың “Чәчләремне тагын үр” китабыннан укырга була.
Чараны үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен Базгыя авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Т. Ә. Закировка, мәктәп укытучыларына, Кыр Теләүле авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучыларга зур рәхмәт белдерәбез.
В. ФӘРРАХОВА, Кыр Теләүле авыл китапханәсе китапханәчесе.
Чарада катнашучылар (З. Рәфыйкова уңнан өченче).
Читайте нас: