+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Гиппократ антына тугры кала

Григорий Семенович Иванов 1905 елда туа һәм Шаран хәрби комиссариатыннан Совет Армиясе сафларына алына. 112нче кавалерия дивизиясе составында медицина ярдәме полкының кыр пункты начальнигы вазыйфасында Брянск фронты яуларында катнаша, шулай ук Сталинград фронты 62нче танк бригадасының медицина бүлекчәсе командиры була.

1942 елның 3 июлендә Тервун шәһәре районында һөҗүм итүдә 112нче кавалерия дивизиясе 1нче кавалерия полкы командиры, полковник Кусимов (соңрак аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә) каты яралана. Г. С. Иванов аны яу кырыннан алып чыгып, беренче медицина ярдәме күрсәтә.
Сталинград янындагы яуларда катнашып, Григорий Семенович яралы офицерларга, сержантларга һәм рядовойларга ярдәм күрсәтә. 1942 елның 10 сентябрендә политчасть буенча полк командиры урынбасары, майор каты яралана, аны Г. С. Иванов шулай ук яу кырыннан алып чыга һәм медицина ярдәме күрсәтә.
1942 елның 13 октябрендә Иванов Сталинград янындагы яуларда каты яралана һәм контузия ала, аннары 9 ай буе госпитальдә дәвалана, ә 1943 елда демобилизацияләнә. Бөек Ватан сугышы фронтында сугышчан батырлыгы өчен Григорий Семенович Иванов Кызыл Йолдыз орденына лаек була.
Демобилизацияләнгәннән соң Г. С. Иванов 1975 елга кадәр Шаран поликлиникасында эшли. Табиб буларак, район халкы арасында олы ихтирамга лаек була.
Н. ИВАНОВА.
Читайте нас: