+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Сугыш еллары хатлары тарихын тикшерү өчен 1 дәрәҗә диплом

Сугыш тарихын өйрәнү чыганагы буларак, фронт хатлары бүгенге буында зур кызыксыну уята.1 санлы Шаран мәктәбе 3 “а” сыйныф укучысы Анастасия Сидорчук Бөре шәһәрендә үткән “Мин Русия гражданы һәм патриоты!” республика фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашты, һәм башлангыч сыйныфлардан катнашучылар арасында 1 дәрәҗә диплом (1 урын) белән бүләкләнде. Җитәкчесе З. Ф. Идиятова катнашучы сертификаты белән билгеләнде. Анастасиянең тикшеренү эше “Катнашучылар һәм каһарманнар хатлары һәм открыткаларында Бөек Ватан сугышы. Почта элемтәсенең кеше тормышындагы роле. Хатлар һәм открыткалар илтү” темасына иде.

Сугыш тарихын өйрәнү чыганагы буларак, фронт хатлары бүгенге буында зур кызыксыну уята.
1 санлы Шаран мәктәбе 3 “а” сыйныф укучысы Анастасия Сидорчук Бөре шәһәрендә үткән “Мин Русия гражданы һәм патриоты!” республика фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашты, һәм башлангыч сыйныфлардан катнашучылар арасында 1 дәрәҗә диплом (1 урын) белән бүләкләнде. Җитәкчесе З. Ф. Идиятова катнашучы сертификаты белән билгеләнде. Анастасиянең тикшеренү эше “Катнашучылар һәм каһарманнар хатлары һәм открыткаларында Бөек Ватан сугышы. Почта элемтәсенең кеше тормышындагы роле. Хатлар һәм открыткалар илтү” темасына иде.
Бөек Ватан сугышы вакыйгалары ерагайганнан–ерагая бара. Сугыш турында китаплардан һәм фильмнардан гына белгән берничә буын үсте. Әмма совет солдатларының батырлыклары беркайчан да онытылмаячак. Авыллар, урамнар, мәктәпләр, лицейлар һәм гимназияләр аларның исемнәрен горурлык белән йөртәләр.
Тикшеренү барышында өченче сыйныф укучысы сугыш еллары хатларының өчпочмаклы булуларын һәм конвертлардан баш тарту рөхсәт ителгәнлеге турында белде. Аларны Русиянең төрле шәһәрләренә бушлай җибәргәннәр. Өчпочмаклы хатны һәр солдат төрә белгән, ә эчтәлеге бертөрле булган – Туган якка мәхәббәт турында язганнар, туганнары белән очрашуны көткәннәр. Хатлар цензура аша үткән. Кыр хатларын открыткалар яки почта карточкалары алыштырган.
Сугыш еллары хатлары һәм открыткаларын тикшергәндә хатларны эзләүгә, очрашуларга, чордашларыннан сорашуларга, акцияләргә, чыгышларга, хат яки открыткаларның эчтәлеген тәрҗемә итүгә күп вакыт кирәк була. Материаллар эзләгәндә күп кешеләргә, тарихларга һәм чыганакларга мөрәҗәгать итәргә туры килә. Шаран районы халкы – фронтовиклары, тыл хезмәтчәннәре хатларын, почта открыткаларын тикшерү эше укучы һәм укытучының тырыш хезмәте нәтиҗәсе булды.
Сугыш тарихын өйрәнү чыганагы буларак, фронт хатлары бүгенге буында зур кызыксыну уята. Шуңа күрә безнең бурыч – Бөек Ватан сугышы елъязмасын өйрәнү өчен сугыш хатларын ачыклау һәм файдалану.
Зөлфия Фәрит кызы һәм Анастасия Сидорчук район мәгариф бүлеге һәм 1 санлы Шаран мәктәбе җитәкчелегенә, әти-әниләргә һәм тикшеренү эшендә катнашучыларга зур рәхмәт белдерәләр.
Кызыксынучан Анастасияне һәм аның педагогын җиңүләре белән котлыйбыз һәм башка иҗат конкурсларында һәм фәнни-тикшеренү конференцияләрендә уңышлар телибез.
Р. ИДИЯТОВ, Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге өстәмә белем бирү педагогы.
Анастасия Сидорчук педагогы З. Ф. Идиятова белән.
Читайте нас: