+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Авылыбыз докторы

Авыл җирендә фельдшерлык-акушерлык пункты – гади медицина учреждениесе генә түгел, ә аралашу урыны да, биредә сине тыңлыйлар һәм дарулар белән генә түгел, ә җылы сүзләр белән дә дәвалыйлар.Сарсаз авылы фельдшер -акушерлык пункты фельдшеры Фәйрүзә Наил кызы Әделгәрәева җылы сүзләргә лаек.

Авыл җирендә фельдшерлык-акушерлык пункты – гади медицина учреждениесе генә түгел, ә аралашу урыны да, биредә сине тыңлыйлар һәм дарулар белән генә түгел, ә җылы сүзләр белән дә дәвалыйлар.
Сарсаз авылы фельдшер -акушерлык пункты фельдшеры Фәйрүзә Наил кызы Әделгәрәева җылы сүзләргә лаек. Аның хезмәт эшчәнлеге 1987 елда Сарсаз авылы фельдшерлык-акушерлык пунктында башлана. Ашыгыч ярдәм сумкасы күтәргән ачык йөзле һәм пөхтә Фәйрүзәне авыл кешеләре бик яраталар. Ул квалификацияле беренче медицина ярдәме күрсәтә. Кирәк булганда Фәйрүзә Наил кызы участок терапевты, акушер-гинеколог, педиатр белән киңәшләшә, кирәк булганда авыруны поликлиникага җибәрә яки табибны өйгә чакыра. Һәм, билгеле булганча, җылы сүз дарудан да болайрак дәвалый.
Ул авылдашлары сәламәтлеге турында кайгырта, авылда яшәүче һәркемнең сәламәтлек торышын яхшы белә, арыганын, куркуын күрсәтми. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, теләсә нинди һава торышында авыруга ярдәм итүгә әзер ул. Аңа авылдашлары җылы сүзләре, киңәшләре өчен рәхмәтле, медицина каравы үткәргәндә авыру үзенең хәлен уртаклашырга, киңәшләр сорарга да өлгерә. Аңа шулай ук авылдашларына мораль ярдәм күрсәтүче психолог та булырга туры килә. Авылдашлары аның турында ягымлы сүзе һәм тәмле чәе белән дәвалый, диләр.
Ире Илфат белән (кызганычка каршы, ул күптән бакыйлыкка күчте) ике кызларын тәрбияләп үстерделәр, оныклары үсеп килә.
Фәйрүзә Наил кызы! Сезгә йомшак кулларыгыз, мәрхәмәтле йөрәгегез һәм ягымлы сүзләрегез өчен барлык сарсазлылар исеменнән рәхмәт. Ныклы сәламәтлектә, иминлектә, барлык эшләрегездә уңышларга ирешеп яшәргә язсын!
Читайте нас: