+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
5 август 2020, 16:53

Абдуллиннар гаиләсенең ихатасы матурлыгы һәм төзеклеге белән сокландыра

Шаран районы Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге Торак пунктлар эстетикасы елына багышланган “Безнең ихата – иң яхшысы!” фото-флешмобында катнаша. Фото-флешмобның оештыручысы - үзәк район балалар китапханәсе.

Шаран районы Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге Торак пунктлар эстетикасы елына багышланган “Безнең ихата – иң яхшысы!” фото-флешмобында катнаша. Фото-флешмобның оештыручысы - үзәк район балалар китапханәсе.
“Районка” укучыларына Ярәмкә авылыннан Рәүф Фәрит улы белән Алена Вячеславовна Абдуллиннарның матур ихатасын
күрсәтәбез. Яшь гаиләләрнең авылда яшәргә калуы бик куанычлы. Яшиләр, төзиләр, балалар тәрбиялиләр. Абдуллиннарның ихатасына кергәндә үзеңне табигать кочагындагы ниндидер бер әкият дөньясына килеп эләккәндәй хис итәсең. Монда һәммәсе дә төзек: коймалар һәм капкалар да, өй дә. Ихатада зәвык белән эшләнгән чәчәк түтәлләре күп.
Рәүф “Юганскнефтегаз” җәмгыятендә вахта ысулы белән эшли, Алена – хуҗабикә. Ирле-хатынлы Абдуллиннар өч улларын – Арслан, Айнур, Әмирне тәрбиялиләр. Шунысы куанычлы, балалар игелеклелек, изгелек атмосферасында, матурлык дөньясында үсәләр. Арслан һәм Айнур – уку алдынгылары, авыл һәм Дүртөйле авыл Советы авыл биләмәсендә үткәрелгән чараларның актив катнашучылары, ә кече уллары Әмир (аңа 3 яшь) әти-әнисе һәм абыйларын сөендереп үсә. Яшь гаиләгә иминлек, татулык, мәхәббәт һәм тынычлык телим!
Ә. ӘХМӘТОВА, Ярәмкә авылы социаль-мәдәни үзәге директоры.
Читайте нас: