+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
29 октябрь 2020, 15:05

Зиратны җыештыру – һәркемнең изге бурычы

Мәрхүмнәрнең истәлегенә хөрмәт белән карау – халыкның культурасы һәм тормышка мөнәсәбәтенең ачык күрсәткече. Авыл зиратларыбызда һәркайсыбызның якыннары, туганнары һәм дуслары җирләнгән. Шуңа күрә зиратларны, авылдашлар җирләнгән урыннарны чисталыкта һәм тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы.

Мәрхүмнәрнең истәлегенә хөрмәт белән карау – халыкның культурасы һәм тормышка мөнәсәбәтенең ачык күрсәткече. Авыл зиратларыбызда һәркайсыбызның якыннары, туганнары һәм дуслары җирләнгән. Шуңа күрә зиратларны, авылдашлар җирләнгән урыннарны чисталыкта һәм тәртиптә тоту – исәннәрнең изге бурычы.
Әле күптән түгел генә Кыр Теләүле авыл зираты коймасы һәм территориясе начар торышта, корыган агачлар да күп иде. Һәм бу хәл барыбызны да борчыды. Шуңа күрә гражданнар җыенында зират территориясен тәртипкә китерү буенча эш оештыру тәкъдим ителде. Зират коймасын алыштырырга, яңа капка ясарга дигән карарга килдек. Авыл халкы өчен шактый җидти проблема, кичекмәстән хәл итүне таләп итә. Гражданнар җыенында Халә Шәрәфиева, Гөлзадә Зыязова һәм Вәсилә Фәррахова составында инициатива төркеме сайланды, алар әлеге мәсьәләне хәл итү өчен халыктан акча җыйдылар.
Средстволар җыелды, һәм авыл халкы үз көче белән зират коймасын яңартты. Бу изге гамәлдә авыл биләмәсе башлыгы Т. Ә. Закиров та зур ярдәм күрсәтте.
Зур хезмәтләре өчен Фоат Хәбибуллинга, Гомәр һәм Тимур Сәетгалиннарга, Равил Илаловка, шулай ук әлеге изге эштә актив катнашкан авылдашларыбызга бик рәхмәтлебез. Зиратка хуҗалык әйберләре кую өчен яңа йорт куелды. Шулай ук шимбә өмәсе дә үткәрдек, зират территориясендәге корыган агачларны, үләннәрне, чүпләрне җыештырдык.
Үткәрелгән барлык эшләр нәтиҗәсендә хәзер зиратыбыз матур, профнастилдан һәм рабица челтәреннән яңа коймалар коелды, тирә-ягы да чиста.
Әлеге изге гамәлне башкарып чыгуда зур ярдәм күрсәткән иганәчеләребезгә аеруча зур рәхмәт.
Кыр Теләүле авыл зиратын төзекләндерүдә катнашкан һәркемгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез!
В. ФӘРРАХОВА, Кыр Теләүле авылы старостасы.
Фоат Хәбибуллин, Гомәр һәм Тимур Сәетгалиннар (сулдан уңга) зират кирәк-яраклары өчен яңа йорт янында.
Читайте нас: