+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
13 декабрь 2020, 02:10

Алтын һәм көмеш медальләргә лаек булдылар

Шаран районы җитештерүчеләре “2020 елның иң яхшы продукты” конкурсында алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәрУфада “Безнең бренд” һәм “ПродТехЭкспо” махсус проекты продуктлары ярминкәсе булды. Әлеге чараларны БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан күргәзмә компаниясе оештырды.“Безнең бренд” ярминкәсендә өч меңнән артык продукция җитештерүче 57 предприятие катнашты.

Шаран районы җитештерүчеләре “2020 елның иң яхшы продукты” конкурсында алтын һәм көмеш медальләр белән бүләкләнделәр
Уфада “Безнең бренд” һәм “ПродТехЭкспо” махсус проекты продуктлары ярминкәсе булды. Әлеге чараларны БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм Башкортстан күргәзмә компаниясе оештырды.
“Безнең бренд” ярминкәсендә өч меңнән артык продукция җитештерүче 57 предприятие катнашты. Шәһәр халкын республиканың 11 районыннан, шул исәптән Шаран районыннан 19 крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары экспозицияләре белән шатландырдылар.
Ярминкә кысаларында “2020 елның иң яхшы продукты” конкурсы да булды. Конкурс 11 номинация буенча үтте, 52 заявка бирелде. Конкурс җиңүчеләре бүләкләнгән азык-төлек продукциясен маркировкалаганда бүләк логотибын куллану хокукына ия булдылар.
Шаран районы җитештерүчеләре конкурс барышында алтын һәм көмеш медальләр алдылар. “Клубника Шаран” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы (җитәкчесе О. Н. Димитриев) хуш исле һәм татлы бакча җиләге өчен алтын медаль һәм беренче дәрәҗә Диплом алып кайтты. Дүрмән авылыннан “Команда” крестьян (фермер) кооперативы (директоры В. А. Гыйндуллина) бәрәңге һәм гөмбә белән әзерләнгән вареники, “Кавказские” хинкалие өчен көмеш медаль һәм 2 дәрәҗә Диплом алды.
- Ярминкәләрдә ике ел рәттән катнаштык. Узган елда голубцылар өчен бронза медальгә ия булдык, ә быел призлы икенче урынны алдык. Дөресен әйткәндә, быел барлык саклану чараларын һәм санитария-гигиена нормаларын үтәп катнашу авыррак булды. Эш бирүче Р. Р. Билаловка һәм склад мөдире Римма Рәхим кызына һәм бөтен коллективка рәхмәт! – дип язды Валентина Алексеевна.
Эшкуарларыбызны әлеге уңышлары белән котлыйбыз һәм башка конкурсларда яңа җиңүләргә ирешүләрен, шаранлыларны ел әйләнәсендә тәмле продуктлары, җиләкләре белән сөендерүләрен телибез.
Маргарита ӘХМӘТОВА.
О. Н. Димитриев.
“Клубника Шаран” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы бүләге.
“Команда” крестьян (фермер) кооперативыннан ярминкәдә катнашучылар бүләкләре белән.
Читайте нас: