+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Аларга полиция формасы килешеп тора

Шаран районы эчке эшләр бүлеге коллективы хатын-кызлары хезмәт бурычларын лаеклы үтиләрЭлек эчке эшләр органнары хезмәте саф ир-егетләр һөнәре дип санала иде, ә хәзер бөтенләй башка картина күрәбез. Безнең данлыклы хатын-кызларыбыз ир-егетләр белән беррәттән тикшерүчеләр, сорау алучылар, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар булып хезмәт итәләр.

Шаран районы эчке эшләр бүлеге коллективы хатын-кызлары хезмәт бурычларын лаеклы үтиләр
Элек эчке эшләр органнары хезмәте саф ир-егетләр һөнәре дип санала иде, ә хәзер бөтенләй башка картина күрәбез. Безнең данлыклы хатын-кызларыбыз ир-егетләр белән беррәттән тикшерүчеләр, сорау алучылар, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекторлар булып хезмәт итәләр.
Мисал өчен, Альбина Айрат кызы Фәтхуллина сорау алу группасын җитәкли. Аның ышанычлы ярдәмчеләре Алсу Зиннур кызы Вәлиуллина һәм Алинә Сабирҗан кызы Садыйрова - сорау алучылар. Эчке хезмәт майоры Ләйсән Ләис кызы Миңнуллина анализлау, планлаштыру һәм контроль группасы өлкән инспекторы булып эшли, аның хезмәт стажы – 26 ел. Эчке хезмәт өлкән лейтенанты Юлия Сергеевна Хафизова аның ярдәмчесе булып тора.
Полиция майоры Эльвира Васильевна Сәлимгәрәева эчке эшләр органнарында 20 елдан артык эшли. Ул балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение белән җитәкчелек итә. Бу бик җаваплы эш.
- Мәктәпләрдә комсомол, пионер оешмаларын бетергәннән соң балалар белән эшләү күпкә катлауланды, - ди Эльвира Васильевна. Шуңа күрә ул үзенең ярдәмчесе Зөлфия Мөдәррис кызы Зыякаева белән даими рәвештә район мәктәпләренә, профилактик исәптә торучы үсмерләр яшәгән фатирларга бара.
Полиция майоры Светлана Мирзаһит кызы Фәхретдинова һәм Лидия Ивановна Ситдыйкова тикшерүчеләр булып хезмәт итәләр. Эчке хезмәт майоры Зөлфия Фәрит кызы Гарифуллина озак еллар буе миграция мәсьәләләре бүлеген (паспорт өстәле) җитәкли.
Әйтеп үтелгән ягымлы хатын-кызларның һәркайсы барлык полиция операцияләрендә һәм рейдларда актив катнашалар һәм еш кына өйләренә төнлә, ирләре һәм балалары тирән йокыда чагында гына кайталар.
Әлеге ханымнарның берсе, Глүзә Шәфыйк кызы Хуҗина турында җентеклерәк сөйләп үтәм.
Глүзә Дүрмән авылында Шәфыйк һәм Вәсилә Сәмигуллиннар гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килә. Әтисе гомер буена шофер булып хезмәт куя, ә әнисе “Марс” колхозында төрле эшләрдә эшли.
Чалмалы мәктәбен тәмамлаганнан соң Глүзә Уфа эшкуарлык һәм хокук колледжына укырга керә. Юрист белгечлеге ала һәм, озак уйлап тормыйча, 2003 елда район эчке эшләр бүлегенә эшкә килә, эшләр башкару һәм режим группасы инспекторы булып хезмәт итә башлый. Сөйкемле, тыйнак, ягымлы кызны коллективта җылы кабул итәләр. Ул әлеге вазифада ун елдан артык эшли.
Аның булдыклылыгын, эшлекле сыйфатларын искә алып, бүлек җитәкчелеге Г. Хуҗинаны тагын да җаваплырак эшкә – кулланучылар базары һәм законнар үтәлеше өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш буенча өлкән инспектор итеп билгели. Аның хезмәт бурычларына сертификатлар, сатуга рөхсәт язуларын, товарларның яраклылык срокларын тикшерү керә. Глүзә ачыкланган бозулар буенча протоколлар төзи һәм гаепле затларга карата тиешле чаралар кабул итү өчен материалларны мировой судка яки санитария-эпидемиология станциясенә җибәрә. Ул үзенең хезмәт бурычларын намус белән башкара, югары нәтиҗәләргә ирешә.
Хәзерге көндә полиция капитаны Глүзә Шәфыйк кызы административ күзәтү билгеләнгән затлар ягыннан хокук бозуларны кисәтү буенча административ күзәтчелек буенча инспектор булып хезмәт итә.
Эчке эшләр органнарында фидакарь һәм намуслы хезмәте өчен Г. Ш. Хуҗина 3 һәм 2 дәрәҗә “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медальләре, ике күкрәк билгесе, БР Эчке эшләр министрлыгы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Язмам герое профессиональ осталыгын үстерү өстендә актив эшли. Хезмәттән аерылмый гына “юриспруденция” белгечлеге буенча Идел буе гуманитар фәннәр академиясен һәм Мәскәү эшлекле карьера институтын уңышлы тәмамлады.
Глүзә Шәфыйк кызы үрнәкле хезмәткәр буларак кына түгел, ә күп бала анасы һәм уңган хуҗабикә буларак та хөрмәткә лаек. Сөекле ире Илшат Миргасим улы белән ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Алмаз һәм Альмир 1 санлы Шаран мәктәбендә укыйлар, кызлары Альбина Шаран авылы “Теремок” балалар бакчасына йөри.
Халыкара хатын-кызлар көне якынлашкан көннәрдә Глүзә Шәфыйк кызын һәм эчке эшләр бүлегендә хезмәт иткән барлык хатын-кызларны матур бәйрәм белән котлыйм һәм аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге һәм киләчәктә эшләрендә уңышлар теләп калам.
Ф. ГАЗИЗОВ, район эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе.
Русия Эчке эшләр министрлыгының Шаран районы буенча бүлеге хатын-кызлар коллективы (Г. Ш. Хуҗина сулдан беренче).
Читайте нас: