+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар

Иң көчле баскетболчылар ачыкланды

Шаран авылы спорт-савыктыру комплексында район укучыларының 37нче Спартакиадасы зачетына чираттагы ярышлар үттеБу көнне 6 – 8 сыйныф кызлары (2006 – 2008 елгылар) баскетбол уйнадылар. Ярышка БР Баскетбол федерациясе сайтында алдан теркәлгән өч команда килде.

Шаран авылы спорт-савыктыру комплексында район укучыларының 37нче Спартакиадасы зачетына чираттагы ярышлар үтте
Бу көнне 6 – 8 сыйныф кызлары (2006 – 2008 елгылар) баскетбол уйнадылар. Ярышка БР Баскетбол федерациясе сайтында алдан теркәлгән өч команда килде.
Беренче уенда 2 санлы Шаран мәктәбе командасы И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе баскетболчыларын 14:8 исәбе белән җиңде. Икенче матчта Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге командасы зиреклелеләрне тагын да зуррак исәп, 24:10 белән җиңде. Соңгы матчта Шаран командалары арасында 1 урын язмышы хәл ителде. Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге командасы көчлерәк булып чыкты – 8:4.
Нәтиҗәдә Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге командасы (И. А. Тимофеев) 1 урынны яулады, 2 урында – 2 санлы Шаран мәктәбе командасы (А. Ф. Шәйхиев). И. Абдуллин исемендәге Зирекле мәктәбе командасы (Ф. А. Исламова) 3 урында.
Барлык командалар БР Баскетбол федерациясе грамоталары алдылар, ә Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге командасыннан Азалия Нәбиуллина иң яхшы уенчы дип танылды.
С. ФЕДОРОВ, физкультура укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчесе.
Шаран авылы балалар иҗаты һәм спорт үзәге командасы тренерлары белән (Азалия Нәбиуллина уңнан беренче).
Туп кәрзиндә!
Читайте нас: