+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар

Ул һәрвакыт вакыйгалар үзәгендә

Бурсык авылында яшәүче Зилара Шакирҗан кызы Газизова70 яшьлек юбилеен билгеләдеҺәр авылның актив хатын-кызлары бар, алар аралашучан, якты йөзле, тирә-юньдәгеләргә позитив энергия бирәләр. Мондый ханымнар безнең авылда да бар.Әлеге язмамда үземнең яхшы күршем Зилара Шакирҗан кызы Газизова турында сөйләргә телим.

Бурсык авылында яшәүче Зилара Шакирҗан кызы Газизова70 яшьлек юбилеен билгеләде
Һәр авылның актив хатын-кызлары бар, алар аралашучан, якты йөзле, тирә-юньдәгеләргә позитив энергия бирәләр. Мондый ханымнар безнең авылда да бар.
Әлеге язмамда үземнең яхшы күршем Зилара Шакирҗан кызы Газизова турында сөйләргә телим.
Ул 1951 елның 2 мартында Бурсык авылында Шакирҗан һәм Хәдичә Габидуллиннарның күп балалы гаиләсендә дөньяга килә. Гаиләләре бик тату һәм музыкаль була. Шакирҗан абый авылның беренче гармунчысы була. “Кичләрен әти гармун уйный, ә без җырлый һәм бии идек”, - дип искә ала Зилара апа.
Зилара башта Бурсык, аннары Зирекле мәктәпләрендә укый. 1968 – 1969 елларда Октябрьский шәһәре 4 санлы техник училищесында штукатур-малярга укып чыга. Училищены тәмамлау белән үк үз һөнәре буенча Чакмагыш авылында эшли башлый. Ул анда өч ел эшли һәм әти-әнисенә кече туганнарын аякка бастырырга ярдәм итә.
1972 елда Зилара Шакирҗан кызы авылдашы Фәнис Миргасим улы Газизовка кияүгә чыга.
Икесе дә колхозда эшлиләр, Зилара апа фермада, ә Фәнис абый тракторчы була. Газизовларның өч баласы: уллары Илнур һәм Гөлүс, кызлары Сиринә туа. Ул елларда Зилара апа лаборант булып та (авылда сөт җыю пункты була), төрле эшләрдә дә, балалар бакчасында да эшли. 1980 елда Газизовлар яңа йортларына күчәләр.
1986 елдан башлап пенсиягә чыкканчыга кадәр Зилара апа 18 ел буе дуңгыз фермасында эшли. Аның гомуми эш стажы 35 ел тәшкил итә. Ул һәрвакыт алдынгылар сафында була, намуслы хезмәте өчен күп тапкырлар мактау грамоталары белән бүләкләнә.
Зилара апага үз гомерендә күп кайгы кичерергә туры килә. Ул ике энесен һәм ирен югалта. Фәнис абый каты авырудан соң 1997 елда бакыйлыкка күчә, Сиринәгә ул чагында 13 яшь кенә була.
Зилара Шакирҗан кызы бөтен гомерен балаларына багышлый. Хәзер, Аллага шөкер, барысы да тәртиптә. Улы Илнур гаиләсе белән Уфа шәһәрендә яши, үз эшен ачып җибәрде. Кызы Сиринә гаиләсе белән Шаран авылында яши, поликлиникада эшли. Гөлүс әнисе белән бергә Бурсык авылында яши.
Зилара апаның өендә һәрвакыт чиста, бар җирдә тәртип. Улы белән бергә сыерлар асрый, зур бакчасы бар.
Һәр җәйдә 4 оныгы дәү әнисендә ял итә. Август ахырында Зилара апа күчтәнәчләр һәм уеннар белән балалар өчен “Сау бул, җәй!” бәйрәме оештыра. Аны күп балалар яратып “нәнәй” дип йөртәләр. Зилара апа авылда һәм авыл биләмәсендә оештырылган мәдәни, экологик чараларда катнаша. Авыл клубындагы бер генә чара да аннан башка үтми.
Зилара апа! Сине юбилеең һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм, сиңа сәламәтлек һәм озын гомер телим.
Ф. ФӘРРАХОВА, Бурсык авылы китапханәсе китапханәчесе.
Читайте нас: