+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
20 апрель 2021, 07:21

Яшь галимнәр яңа ачышлар ясый

Владимир Путинның май указлары белән расланган "Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында галимнәр яңа проектларны тормышка ашыра.Башкортстанда яшь галимнәр ионлы азотлау җайланмасы эшли. Иҗади команда составына Уфа дәүләт авиация техник университетының яшь галимнәре кергән. #национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Владимир Путинның май указлары белән расланган "Фән” гомумдәүләт проекты кысаларында галимнәр яңа проектларны тормышка ашыра.

Башкортстанда яшь галимнәр ионлы азотлау җайланмасы эшли. Иҗади команда составына Уфа дәүләт авиация техник университетының яшь галимнәре кергән. Остазлары — доцент Юлдаш Хөсәенов.
Уникаль проект “УМНИК” програмасы буенча Инновацияләргә ярдәм фондының ярдәмен алган. Программа “Фән” гомумдәүләт проекты буенча тормышка ашырыла.
Аспирант Рөстәм Нагмов әйтүенчә, яңа җайланма сәнәгать предприятиеләре, лабораторияләр, вузлар өчен файдалы булачак.
Техник фәннәр кандидаты, инженер-конструктор Роман Есипов базарда мондый җайланмаларның булмавын билгели. Яңа җиһаз тәҗрибәләр үткәрү өчен дә кирәкле булачак.

Фото: ugatu.su
Читайте нас: