+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
БЕЗНЕКЕЛӘР БУЛДЫРА!
20 декабрь 2021, 09:32

Тхэквондо буенча юбилей кубогында Шаран районы данын лаеклы якладылар

Уфада БР ГТФ тхэквондо буенча XXX Кубок үтте, ул Русия Дәүләт хәвефсезлеге органнары хезмәткәрләре көненә һәм СССР Дәүләт хәвефсезлеге комитеты “Вымпел” махсус группасына нигез салучы СССР Дәүләт хәвефсезлеге комитеты генерал-майоры Ю. Дроздов истәлегенә багышланды.

Шаранның яшь спортчылары “көрәш” бүлегендә 1 урынны яуладылар

Уфада БР ГТФ тхэквондо буенча XXX Кубок үтте, ул Русия Дәүләт хәвефсезлеге органнары хезмәткәрләре көненә һәм СССР Дәүләт хәвефсезлеге комитеты “Вымпел” махсус группасына нигез салучы СССР Дәүләт хәвефсезлеге комитеты генерал-майоры Ю. Дроздов истәлегенә багышланды.

Турнирны БР Спорт министрлыгы, физик культура һәм спорт буенча дәүләт оешмасының Уфа шәһәр идарәсе, БР тхэквондо (ГТФ) спорт федерациясе һәм Русия Федераль хәвефсезлек хезмәтенең БР буенча ветераннар Советы оештырды.

Республиканың Уфа, Нефтекама, Салават, Стәрлетамак шәһәрләреннән, шулай ук муниципаль районнардан 6дан 50 яшькә кадәрге спортчылар“көрәш” һәм “формаль комплекслар” бүлекләрендә ярышты. Шаран районын тәҗрибәле тренер Р. Х. Идиятов җитәкчелегендәге “ГТФ тхэквондо” берләшмәсе тәрбияләнүчеләре уңышлы күрсәтте.

Яшь спортчылар Илһам Фәйзуллин, Альмир Тимеркәев, Аделина Латыйпова, Ирек Байбәков “көрәш” бүлегендә 1 урынны яуладылар; Тимур Идиятов, Данир Идиятов, Азалия Сабирова, Елизавета Семенова 2 урынны; Айгиз Фәттахов 3 урынны алдылар.

Шулай ук Илназ Гарапов, Дмитрий Крылов, Нияз Гарапов, Никита Рәсүлов һәм Аскар Мәхмүдов та лаеклы чыгыш ясады.

БР ГТФ тхэквондо үсешенә һәм аны пропагандалауга, Русия чемпионаты һәм беренчелеге, ГТФ тхэквондо буенча төсле билбаулар фестивале чемпионнары, җиңүчеләре һәм призерлары әзерләгәне һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү эшендә актив хезмәттәшлеге өчен Р. Х. Идиятов БР ГТФ Тхэквондо спорт федерациясе Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Яшь тхэквондочыларны һәм аларның әти-әниләрен җиңүләре белән котлыйбыз һәм алдагы спорт ярышларында яңадан-яңа уңышлар телибез!

ҮЗ ХӘБӘРЧЕБЕЗ.

Тхэквондо буенча юбилей кубогында Шаран районы данын лаеклы якладылар
Тхэквондо буенча юбилей кубогында Шаран районы данын лаеклы якладылар
Тхэквондо буенча юбилей кубогында Шаран районы данын лаеклы якладылар
Тхэквондо буенча юбилей кубогында Шаран районы данын лаеклы якладылар
Тхэквондо буенча юбилей кубогында Шаран районы данын лаеклы якладылар
Тхэквондо буенча юбилей кубогында Шаран районы данын лаеклы якладылар
Тхэквондо буенча юбилей кубогында Шаран районы данын лаеклы якладылар
Тхэквондо буенча юбилей кубогында Шаран районы данын лаеклы якладылар
Автор:Рамзиля Латыпова
Читайте нас: