+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
15 декабрь 2017, 02:00

Игелек кылып яшик

Базгыя мәктәбе укучылары авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Базгыя авылындагы картлар һәм инвалидлар өчен социаль приютта бардылар.

Базгыя мәктәбе укучылары авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә Базгыя авылындагы картлар һәм инвалидлар өчен социаль приютта бардылар.

Концерт программасын алып баручы – 7 сыйныф укучысы Роксана Барладян аны матур шигъри юллар белән ачты. Ул сыйныфташлары Арина Наумова һәм Лиана Мусакаева белән бергә шәфкатьлелек турында җыр башкарды. 5 сыйныф укучысы Эльмира Рәфыйкова башкаруындагы татар биюе дә барысының күңеленә хуш килде. 9 сыйныф укучысы Альмира Әһадуллинаның балачак турындагы җыры көчле алкышларга күмелде. Чараны музыкаль яктан авыл мәдәният йорты методисты Ләйсән Бакыева бизәде.

Чара ахырында укучылар әби-бабайларга үз куллары белән ясалган чәчәкләр бүләк иттеләр, аларны биергә чакырдылар. Социаль приютта яшәүчеләр яшь артистларга рәхмәт белдерделәр, ә без, үз чиратыбызда, Яңа ел алдыннан тагын килергә вәгъдә биреп хушлаштык.
Читайте нас: