+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
15 декабрь 2017, 02:00

Казаннан язучылар белән очрашу

Казаннан язучылар белән очрашуРайоныбызга иҗади визит белән Казаннан язучылар – Ләбиб Лерон ћәм Рәдиф Сәгъди килделәр.

Казаннан язучылар белән очрашу

Районыбызга иҗади визит белән Казаннан язучылар – Ләбиб Лерон һәм Рәдиф Сәгъди килделәр.

Алар белән очрашу Шаран авылы Яшьләр үзәгендә үтте. Анда китапханәчеләр, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, район татарлар конгрессы башкарма комитеты әгъзалары чакырылды.

Шушы юллар авторы Шаран районының кыскача тарихы, билгеле татар якташларыбыз турында сөйләде. Аннары кунакларга сүз бирелде. Ләбиб Лерон белән Рәдиф Сәгъди “Безнең мирас” фәнни-популяр журналында бергә эшлиләр. Алар татар телен генә түгел, башка милли телләрне дә саклау мөћимлеген билгеләделәр. Хәтта балалар бакчаларында да күп бәйрәмнәрнең милли җырлар һәм шигырьләрдән башка үтүенә борчылуларын белдерделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Н. Ф. Әхмәдиева (Чалмалы мәктәбе), И. Р. Баһаутдинова (Түбән Ташлы мәктәбе) ягыннан теләкләр һәм тәкъдимнәр яңгырады. Кунаклар районыбызда Базгыя исемле чуваш авылы булуына һәм анда яшәүчеләрнең татарча сөйләшүләренә гаҗәпләнделәр. Язучылар базгыялыларның туган телләре – чуваш телен югалтуларына үкенеч белдерделәр. Алар бу турыда Светлана Иванованың чыгышыннан соң сөйләделәр. Ләбиб Лерон очрашуда катнашучыларга автографы белән үзенең юмористик китапларын һәм журналлар бүләк итте. Аннары үзенчәлекле шагыйрәбез Дания Шәрифуллинага сүз бирелде. Ләбиб Лерон Даниянең рифмалары башка шагыйрьләрнекенә ошамаган, гаҗәеп булуын әйтте һәм шигырьләрен үзенең электрон адресына җибәрүен үтенде. Бу шигырьләрне тагын да күбрәк кешеләр укып таныша алсын өчен булышлык итәргә вәгъдә бирде.

Чара Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтов чыгышы белән тәмамланды. Ул тальянда уйнап берничә җыр башкарды. Аннары очрашу турында истәлеккә фотосессия булды.
Читайте нас: