+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
11 гыйнвар 2019, 18:40

Табиб исеменә тап төшерми

Табиб исеменә тап төшерми

ЯНӘШӘБЕЗДӘ ЯХШЫ КЕШЕЛӘР
Табиб исеменә тап төшерми
А. З. Әхмадуллинның табиблык эшчәнлегенә - 20 ел
Ул өенә кайтырга җыена башлаганда сәгать телләре кичке сигезгә якынлашып килә иде. Һәрвакыттагыча, табибның иртәнге сигездән башланган эш көне бик тыгыз һәм киеренке булды. Операция өстәле янында торырга да, эндоскопиягә пациентларны тиешледән артыграк кабул итәргә дә, ашыгыч медицина документлары тутырырга һәм башка күп төрле эшләр башкарырга туры килде. Арып, ял итү теләге белән өенә кайтты ул. Әмма бер сәгать тә үтмәде, кесә телефоны шалтырады: ашыгыч операциягә чакыралар. Тиз генә җыенып, ул яңадан дәваханәгә китте.
Һәм мондый очраклар А. З. Әхмадуллинның табиблык эшчәнлегендә еш була.
Азат Замир улы – югары квалификацияле табиб, халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары, табиб-хирург, табиб-эндоскопист, әйтергә кирәк, районда эндоскопия хезмәтенә нигез салучы булып нәкъ ул тора.
Узган ел Азат Замир улы өчен вакыйгаларга бай булды: ноябрьдә аңа 45 яшь һәм Шаран үзәк район дәваханәсендәге табиблык эшчәнлегенә 20 ел тулды. Шушы вакыт эчендә ул районда сәламәтлек саклауны үстерүгә зур өлеш кертте. Аның бүләкләре күпне сөйли: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы мактау грамоталары, “БР сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе, Русия Кызыл Хач юбилей медале, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы Рәхмәт хаты.
А. З. Әхмадуллин БР Хирурглар, эндоскопистлар һәм сәламәтлек саклауны оештыручылар ассоциациясе әгъзасы булып тора.
Баш табиб Р. К. Янгиров әйтүенчә, Азат Замир улы югары квалификацияле, белемле белгеч, яхшы оештыручы. Ул бик җаваплы һәм гаҗәеп тәртипле кеше. Хирургик, акушер-гинекологик, травматологик һәм эндоскопик операцияләрне уңышлы башкара. А. З. Әхмадуллин авыруларны диагностикалау һәм дәвалауны заманча югары дәрәҗәдә үткәрә, катнаш белгечлекләр авыруларын диагностикалау һәм дәвалауда, балалар авыруларын диагностикалау һәм дәвалауда яхшы ориентлаша. Хирургик авыруларны рентген сурәтләрен һәм лапароскопияне интерпретацияләү ысулы белән тикшерүне камил белә. Аңа фельдшер-акушерлык пунктлары эшчәнлеге өчен зур җаваплылык йөкләтелгән.
Ул беркайчан да ирешелгәннәрдә туктап калмый, белемен, эш күнекмәләрен һәм тәҗрибәсен даими камилләштерә.
Өлкән фельдшер З. Р. Җиһаншина сөйли: “Райондагы 41 фельдшер-акушерлык пунктының барысы да Азат Замир улының турыдан-туры җитәкчелегендә һәм контроле астында эшли. Ул методик һәм практик ярдєм күрсәтә. Фельдшерлар өчен даими рәвештә күчмә (куст һәм район) семинарлар оештыра. Азат Замир улына югары эшлеклелек сыйфатлары өчен генә түгел, ә сизгерлеге һәм кешелеклелеге, һәр ФАП хезмәткәренә карата хәстәрлеге һәм игътибары өчен тирән рәхмәтлебез. Аның җитәкчелеге астында эшләү фельдшерлар өчен зур дәрәҗә, без үзебезне якланган итеп тоябыз”.
Район дәваханәсе кадрлар бүлеге мөдире Т. И. Игнатьева табиб турында җылы фикерләрен белдерде. “Оста оештыручы. Вакыт белән исәпләшмичә эшли. Урта һәм кече медицина персоналы эшенә оста җитәкчелек итә. Медицинага кагылышлы һәм башка документларны билгеләнгән кагыйдәләр һәм таләпләргә ярашлы вакытында һәм сыйфатлы тутыра. Санитар-агарту эше үткәрә. Әйе, Азат Замир улы таләпчән, кайчак, шартларга карап, катгый да була, әмма аның белән эшләве җиңел. Безгә аның шундый булуы яхшы”, - дип йомгаклады Татьяна Ивановна сүзен.
Азат Замир улының хезмәттәше И. Т. Тимеркәева аңа һәм гаиләсенә тирән хөрмәт белән карый. Менә аның фикере: “Азат Замир улы көчле белгеч. Һәр көнне зур күләмле эш башкара. Ничек өлгерә ул? Акылга сыймаслык! Шул ук вакытта бик әдәпле, ышанычлы кеше һәм дус. Яхшы, акыллы киңәшләре өчен мин аңа ихлас рәхмәтлемен”.
Фиброгастроскопия (ФГС) кабинеты шәфкать туташы Наталья А. З. Әхмадуллин белән 17 ел эшли, ул да сабыр холыклы, тотнаклы һәм хезмәттәшләренә дә, пациентларына карата да ихтирамлы табиб белән эшләве җиңел булуын билгеләде.
Якташыбыз – күренекле хирург-онколог З. Х. Гарифуллин, бервакыт Шараннан авыруга операция ясагач, мәкерле авыруның башлангыч стадиядә үк ачыклануына нык аптырый һәм доктор-эндоскопистның кем булуы белән кызыксына, ә төгәл диагнозны яңа эшли башлаган яшь табиб-диагност Әхмадуллин – З. К. Әхмадуллинның улы куюын белгәч, ихтирам белән: “Бу егет яхшы нәселдән шул, ул булдырачак”, ди. Һәм шулай булды да.
Күп еллар элек педагогик хезмәт ветераны В. В. Ханова: “Азаттан изгелек бөркелә, ул бик яхшы табиб булачак”, - дигән иде. Һәм ул ялгышмаган. Шушы көннәрдә Валентина Васильевна зыялы һәм бик тәртипле гаиләдә үскән Азатның эшендә зур уңышларга ирешүен һәм әдәпле, ихтирамлы булуын шатланып белдерде.
Р. ТИМЕРКӘЕВА, БР һәм РФ Журналистлар берлеге әгъзасы.
А. Әхмадуллин хатыны һәм кызы белән.
Читайте нас: