+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
11 февраль 2019, 16:59

Авыл кешесе гомер буе асраган сыерын юксынудан да елый икән...

Авыл кешесе гомер буе асраган сыерын юксынудан да елый икән...

Агәби, кендек әби...
Авыл кешесе гомер буе асраган сыерын юксынудан да елый икән...
Бакча эшләре бетүгә Сәрия әби бик каты авырып китте. Хәбәрне ишетеп, тиз арада кайтып төшкән Нәсимә әнисен район үзәгендәге хастаханәгә алып китте. Әбинең биле кузгалган, бөерләренә суык тигән, шунлыктан табиблар күзәтүе астында дәвалану мотлак.
Нәсимә эшеннән ял сорады да әнисенең авылдагы дөньясына күз-колак булып торуны үз өстенә алды. Ә Сәрия әбинең хуҗалыгы олы гына – ындыр тутырып бәрәңгесен утырта, яшелчәсен чәчә, бал кортлары үрчетә, абзарда да мал-туар, кош-корт бар. Җитмеш икене тутырып килгән әби бер сыер, ике сарык, җиде каз һәм егермеләп тавык асрады.
– Әнкәй, үзең өчен кайчан яшәрсең икән? Безнең янга күчәргә дә риза түгелсең. Әйдә, сыерны булса да сатабыз, мәшәкатең кимеп китәр! – дип әйтеп караган балаларының сүзләренә моңа кадәр җаны-тәне белән каршы торды ул.
– “Алмакаем”нан башка ничек яшим инде мин? – дип, Сәрия әби сыерын шапылдатып сөя-сөя, үз алдына сөйләнә иде.
Тик менә авырып киткәч, Сәрия әби алдына яңадан “малны киметү” дигән мәсьәлә килеп басты.
Шулай итеп, Сәрия әби сыеры белән сарыкларын сатарга ризалыгын бирергә мәҗбүр булды. Бөтенләй ятим калмас өчен тавыкларыннан булса да өзмәскә үтенде.
Нәсимә әнисе дәваланып кайтуга барлык эшне дә җайлап куйган иде инде. Сәрия әби өенә кайтканына куанып туя алмады. Маллары булмау беренче көннәрдә хәтта җайлы кебек тоелды: хәле бик әйбәттән түгел, биле әледән-әле үзен сиздерә. Ә тавыклар янына көненә бер чыгып ашарга салу эшмени ул? Нигә шул тормышка күптән ризалашмаган икән?
Яңа елдан соң әниләренең туган көненә Нәсимә кызы белән Даян улы, гаиләләрен ияртеп, кайтып тулдылар. Күрше-тирә дә хәл белеп торды. Сәрия әбинең кулыннан йон эрләү, оекбаш, шәл бәйләү эше төшмәде, шуның белән алданып, вакыты уза бирде.
Мартның беренче көненнән үк табигатьтә яз сизелә башлады. Табигатьтәге үзгәрешләр олы кешенең күңелен дә тыныч калдырмады – Сәрия әбигә әллә каян хәл өстәде, ул, элеккечә йөгереп-йөгереп, дәртләнеп, кар сулары белән кер юды, өй эчен, йорт тирәсен тазартты.
Тик буш калган абзарга гына керүләре кыен иде аңа – сыерының мөгрәп каршы алуы, күпме ашатсаң да, бәэлдәп көтеп торган сарыкларының тавышы ишетелмәгәч, Сәрия әби, үзен ничек кенә юатса да, күңеле елый кебек иде. Тавыкларының, кышны барысы да исән чыгып, май башыннан ук өчесе чебеш чыгарырга утыруы гына кәеф өстәде, ә умарталарын җиләк бакчасына чыгарып тезгәч, үзенә эш табылуга Сәрия әби тагын бер шатланды.
Кызының үгетләү сүзләренә бирешкәненә ул беренче тапкыр көтү чыккан көнне үкенде. Күрше-тирә, малларын чыгарып, авыл башына куып алып киткәч, өенә кереп, елап җибәрде. Үз-үзен ятим итеп тойды ул шушы мизгелдә.
– И-и-и, юләрмен дә инде үзем... “Алмам”ны нигә генә озаттым инде?!
Сыерын бик нык сагынганын әле генә аңлады Сәрия әби.
Сәгать ун тулганын көтеп, өе эчендә бәрелеп-сугылып йөрде дә, матуррак киенеп, өске урамда яшәгән мәрхүмә апасының кызы Вәсиләгә юл тотты.
Вәсилә туганының дөньясы бөтен: өе тулы – җиһаз, сараенда – төрлесеннән мал-туар, ишегалдында – ике машина. Ире белән тату яшәде Вәсилә, балаларын да эш сөеп яшәргә өндәде.
Сәрия әбине зурлап каршы алдылар. Хуҗабикә, тиз арада өстәл җыеп, агәбисен түргә утыртты да чәй белән сыйлый башлады. Бераз балаларны сорашып, авыл яңалыкларын тикшереп алгач, әби үзенең зарларын сөйләп китте:
– Менә, кызым, мин дә ятим калдым бит әле...
– Нәрсә булды, агәби? – Вәсиләнең йөзе качты. – Нәсимә апамнарга, Даяннарга бер-бер хәл булдымы әллә?
– Юк, юк, балам, Аллаһ сакласын үзләрен! Аларның барысы да әйбәт. Өченче көн генә, телефоннан шалтыратып, хәл белештеләр.
– Йөрәгемне алдың, агәби!
– Сыерсыз калдым бит! Ятим калу белән бер икән. Бүген генә шуны аңладым, кызым... – дип, Сәрия әби, елый-елый, бушаган йортында ямь беткәнен сөйләп китте.
Җитмәсә, балаларының бәрәңгене бакчаның яртысына гына утыртулары да әбинең эчен пошырды. Күршеләре алдында оят иде аңа.
Вәсилә яраткан әбисен нинди сүзләр табып, ничек тынычландырырга да белмәде:
– Авылыбызда бүген хәтта яшьләр дә мал тотмый. Аларның берсеннән дә пошынган сүз ишеткәнем юк, рәхәтләнеп, җиңел генә яши бирәләр. Вакыт узар, күнегеп китәрсең әле, елама, агәби...
Вәсилә агәбие белән озак кына сөйләшеп утырды, үзенчә аны юатырга тырышты:
– Сөтсез чәй эчмәссең. Бүгеннән, сыерымны сауган саен, Кәрим улымны үзеңә җибәреп торырмын. Сөт алып килер, – дип сүз бирде ул.
Өенә кайтырга чыкканда Сәрия әбинең кәефе бераз күтәрелгән иде. Күңелеңне бушатсаң, җиңелрәк булып кала шул!
Юлда ул авылдагы яшьтәшен – Рәзилә әбине очратты. Аңа да “Алма”сыз калганын, инде хәзер чәе дә сөтсез икәнен сөйләде...
Ә кичке сәгать тугыздан соң Вәсиләнең улы Кәрим – ике литр, Рәзилә әби оныгы аша – бер литр, тагын да өч күршесе сөт керткәннән соң, Сәрия әбинең җиде литрлы чиләге тула язган иде.
Күчтәнәчләргә куана-куана, рәхмәтләр укып, Сәрия әби сөтле чәй эчте. Шултиклем байлыкны инде ачытасы килми иде. Сөтне кайнатып суыткычка куйсам, озаккарак җитәр, дигән уй белән чоланына чыгып, зур савыт карый башлады. Кинәт аның күзенә иске алъяпкычына төрелгән сепараторы чалынды. Сәрия әби җайлап кына алъяпкычны ачты, ничәмә еллар буе тугры хезмәт иткән булышчысына: “Сиңа да эш юк хәзер”, – дип сөйләнеп, аны ниндидер назлылык белән сыйпап куйды.
Ә нигә эш юк? Сөтем күп кенә җыелды бит! Каймак аертырга да җитә, чәйгә дә кала! Үзенең уена үзе шатланып, Сәрия әби сепаратын өенә алып керде. Аны күнегелгән хәрәкәтләр белән ләззәтләнеп җыйды.
Ә каймагының тәмлелеге! Тел йотарлык! Аертылган сөткә исә катык ачыткысы салып куйды...
Шушы көннән, әбине куандырып, авылдашлары көн дә сөт китерер булып китте.
Сәрия әби, каймагы күп җыелып киткәч, маен язды. Җәйге каникулларга оныкларын көтә иде ул. Алар кайтыр дип, тәмле-тәмле ашамлыклар әзерләде. Тик бер ялда кайткан Даян улы әнисенең хыялларын өзде: зур оныгы югары уку йортына укырга керергә әзерләнә, кечесен балалар ял лагерена озатканнар, ә Нәсимәнең кызлары икенче картәниләрендә икән.
Көткән кунаклары кайтмагач, Сәрия әбинең суыткычы майга да, каймакка да, корыт-эремчекләргә дә тулып китте...
Ә бер көнне әби, иртәрәк торып, зур сумкасына нидер төяп, маршрут автобусына утырды да район үзәгенә юл тотты. Кичкә таба авылына кайтып төшкәндә ул бик канәгать күренә иде. Тик беркемгә дә нинди йомыш йомышлап йөргәнен сөйләмәде. Атнасына бер-ике тапкыр шулай йөреп кайтыр булып китте.
...Менә җәй дә бетеп килә. Августның соңгы атнасында Сәрия әбигә терәлеп яшәүче күршеләрендә туй узды – Рәсүл белән Гөлшат кызлары Ләйсәнне кияүгә бирде. Туйга әзерлек барганда да табын җыйганда да, гөрләтеп ике туй уздырган Сәрия әбинең файдасы зур булды. Ул күршеләренең мәшәкатьләренә чын күңеленнән куанып, бик тә мавыгып, катнашып йөрде.
Туй көне. Урамны яңгыратып, җиңел машиналарга төялеп, кияү белән кунаклар килеп җитте. Өстәл артында сыйланып “арыгач”, кунаклар “ял итәргә” ишегалдына чыкты. Кызыклы уеннар, рәхәтләнеп биюләр китте. Менә шушы вакытта, барча кешене аптыратып, дүрт-биш айлык кызыл бозау җитәкләгән Сәрия әби пәйда булды. Бозавының муенына кызыл тасмадан эшләнгән зур бант тагылган. Гармунчы уйнавыннан тынып калды...
Сәрия әби Ләйсән белән кияү янына килеп басты.
– Ләйсән кызым! Кияү балам! Сезне бүгенге күркәм бәйрәмегез белән котлыйм! Тормышыгыз да шулай ук матур, шатлыклы барсын! Гел әлегедәй тату, бәхетле булыгыз! Сезгә авылдашларыгызның барысы исеменнән менә шушы бүләкне тапшырасым килә!
Авылдашлар бер-берсенә шым гына пышылдашты:
– Менә Сәрия әби булдырды! Зур бүләк алып кергән!
– Пенсиядәге кеше өчен бүләге бигрәк тә зур шул...
– Әйе шул. Бозауны ничек алды икән?
– Балалары булышадыр...
– Ләйсәнне бик ярата, күрәсең, бүләген кызганмаган!
– Сәрия әбинең үзен дә яраталар бит! Бала-чага бигрәк тә!
– Ишеттегезме, бүләген “авылдашлар исеменнән” дип тапшырды. Нигә алай әйтте ул?
Соңгы сорауның җавабы берничә көн үткәч ачыкланды...
Балаларына укырга кирәк-ярак алыр өчен район үзәгенә килгән Вәсилә, кибетләрне йөреп чыккач, авыл товарлары ярминкәсенә дә кереп чыгарга булды.
Шунда ул сатучылар арасында таныш йөз күреп, туктап калды. Каршысында пөхтә генә киенгән, елмаеп, бераз кыенсынып та агәбисе басып тора иде. Алдында – май, каймак һәм эремчек.
Вәсилә шундук барысын да аңлап алды:
– Әй, агәби! Син кайда да югалып калмассың! – дип, кычкырып көлеп җибәрде.
Лариса САБИРҖАНОВА.
Читайте нас: