Биш көнлек уку атнасы, водитель таныклыгы һәм мәктәпләр рейтингы. Быел Башкортстанда мәктәп укучыларының тормышы ничек үзгәрәчәк?
Уфада «Мәгарифтә күтәрелеш» форумы үтте, анда республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров республика мәктәпләрендә якын вакытта гамәлгә ашырылачак берничә яңалык турында җиткерде.
1нче яңалык. Биш көнлек уку атнасы
— Без бу мәсьәләне җентекле өйрәндек. Бу тәкъдим ни өчен туды? Бүген балаларыбыз, мәктәп укучылары нинди? Бу — без атнасына алты көн дәвамында белем бирү процессына җәлеп иткән бик арыган һәм йончыган бала. Шул ук вакытта, без балаларыбызның мәктәптән сәламәт, бәхетле, рухи дөньясы бай һәм матур кешеләр булып чыгуын телибез. Шуңа күрә «биш көнлек» укуга күчәргә тәкъдим итәм, — диде Радий Хәбиров.
Монда ике мөһим нәрсәне билгеләргә кирәк. Беренчедән, бөтен ял көннәрендә дә балалар тик ятмаячак. Айның бер шимбәсендә мәктәп төрле кызыклы чаралар үткәрәчәк. Мәсәлән, спартакиада, сыйныф белән 300 яисә 500 метрга йөгерү өчен. Ә икенче шимбә — туган якка, өченчесе республикада яшәүче халыклар мәдәниятенә һәм башкаларга багышланырга мөмкин. Икенчедән, бу күчеш укытучыларның болай да түбән булган керемнәрендә чагылыш табарга тиеш түгел — сәгатьләр саны кыскаруга карамастан, хезмәт хакы элеккечә калырга тиеш.
Республиканың мәгариф министры вазыйфасын башкаручы Айбулат Хаҗин белдерүенчә, кайбер мәктәпләр «биш көнлек»кә 1 апрельдән, ягъни дүртенче чирек башында ук күчәчәк. Калганнары эш режимын 1 сентябрьдән үзгәртәчәк.
— Биш көнлек уку атнасына күчүгә бәйле предметлар саны кыскармаячак! Дәүләт мәгариф стандартында булган бөтен фәннәр дә расписаниедә калачак, — ди Айбулат Хаҗин.
Йөкләнеш уку көннәре буенча тигез бүленәчәк, әмма биш көнлек уку атнасында балаларга каралган федераль СанПиН күрсәткечләреннән артмаячак. Кече сыйныфларда бу — 21-23, өлкән сыйныфларда — 33-34 дәрес.
—Йөкләнеш көненә 1 сыйныфлар өчен —дүрт дәрестән һәм атнага бер тапкыр биш дәрестән, 2-4 сыйныфлар өчен — биш дәрестән, 5-6 сыйныфлар өчен — алты дәрестән, 7-11 сыйныфлар өчен җиде дәрестән дә артмаска тиеш, — ди Уфа хакимиятенең мәгариф бүлеге идарәсе җитәкчесе Елена Хаффазова.
Бу алты көнлек уку атнасындагыдан өч дәрескә кимрәк. Кыскарту нәрсә исәбенә булыр — әлегә билгесез, һәм бу барлык учреждениеләрдә дә бертөрле булмаска да мөмкин. Һәр мәктәп бу мәсьәләне үзенчә хәл итәчәк.
2нче яңалык. Яңа файдалы һөнәрләр
Радий Хәбиров тарафыннан кертелгән һәм һөнәри берләшмә хуплаган икенче яңалык — республика мәктәпләрендә машина йөртергә һәм инглиз теленә, шулай ук шахмат уенына, биергә һәм тормыш өчен кирәкле башка нәрсәләргә өйрәтү. Республика җитәкчесе мәктәпләрдә элегрәк аның командасы тарафыннан Мәскәү янындагы Красногорск шәһәрендә сыналган «Мәгарифтә күтәрелеш» программасын кертергә планлаштыруы турында җиткерде. Асылда, бу зур тормышта кирәк булачак яңа һөнәрләргә өйрәтү.
— Мәсәлән, минем карамакка, бүген безнең балаларга водитель таныклыгы алу мөмкинлеге бирү кирәк. Күпбалалы яисә мохтаҗлык кичерүче гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм отичниклар өчен республика укыту бәясен өлешләтә яисә тулысынча түләү рәвешендә аерым өстенлекләр тәкъдим итәргә дә әзер, — диде Радий Хәбиров.
Республиканың Мәгариф министрлыгыннан белдерүләренчә, унынчы сыйныфта укучылар «Шахмат уйнарга өйрән», «Спорт белән дус бул», «Интерактив башкорт теле», «Иркен аралаш» (дебатларда катнашу), «Минем гаиләм» һәм «Хәвефсез Интернет», ә 11 сыйныфта укучылар — «Бие» (вальска өйрәтү), «Руль артына утыр!», «Интерактив башкорт теле», һәм «Иркен аралаш» курсларын үтә алачак.
Проект бар җирдә дә гамәлгә кертелгәнгә кадәр «кайбер нечкәлекләрне өйрәнү» бурычы тора. Шуңа күрә Мәгариф министрлыгы «пилот» сыйфатында яңалыкны кертү өчен 10-11 мәктәпне сайлап алачак.
3нче яңалык. Иң яхшы авыл укытучылары 600 мең сум акча алачак
Радий Хәбиров «Авыл укытучысы» программасын раслау тәкъдиме белән чыкты, быел ук аны тормышка ашыру өчен бюджеттан 60 миллион сум акча бүленәчәк. Бу акчаны иң яхшы авыл укытучыларына премия рәвешендә бирәчәкләр— 600 меңәр сумлык 100 грант булачак. Асылда, бу авылга медицина белгечләрен җәлеп итү максатында гамәлгә кертелгән «Авыл табибы» программасының күчермәсе.
— Бу чара, төзелеш өчен җир участогы бирү белән берлектә, укытучыларны авыл мәктәпләренә җәлеп итәргә булышлык итәргә тиеш. Алар анда калсын, эшләсен, авыл яшәсен һәм үссен өчен. Бу акча аз булып, авыл укытучылары күбрәк икән, без бюджетта өстәмә акча табачакбыз, — диде республика җитәкчесе.
4нче яңалык. Мәктәпләргә рейтинг үткәреләчәк
Радий Хәбиров, шулай ук, иң яхшы республика мәктәпләрен ачыклау һәм бүләкләү өчен, аларга рейтинг үткәрергә кушты.
— Әгәр дә без рейтинг үткәреп, аның нәтиҗәләре буенча ел саен 10 иң яхшы шәһәр һәм 10 авыл мәктәбен тантаналы рәвештә игълан итсәк, аларны үстерүгә зур суммада грантлар бирсәк, бу, һичшиксез, безнең мәктәпләрнең үсешенә булышлык итәчәк, — диде ул.
Шул исәптән мәктәпләр рейтингына сәләтле балалар белән алып барылучы эш тә тоемлы йогынты ясаячак. Радий Хәбиров алар өчен көрәшергә чакырды.
— Әгәр дә укучы 100 балл алган икән, ул укыган районның яисә шәһәрнең хакимият башлыгы да, мәктәп директоры да, педагогик коллектив та — барысы да аны аерым игътибар үзәгенә алырга һәм тормышта озата барырга тиеш, дип исәплим. Ул Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, башка вузларда укып чыксын. Ләкин безгә бу балалар республикага кайтсын һәм эшләсен өчен дәртләндерү, бүләкләү системасын булдырырга кирәк, — диде ул.