+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
5 март 2019, 14:42

Ялгыз сагыш 3 бүлек

Ялгыз сагыш3 бүлек

Ялгыз сагыш
3 бүлек
Нәзиләнең яңа вазифа башкаруына — уку-укыту бүлеге мөдире итеп сайлануына бер ел вакыт узды. Эшкә ничектер җиңел кереп китте ул: ни әйтсәң дә, укыту һәм тәрбия процессын бөтен нечкәлегендә тоемлый, коллективтагы һәркемнең нәрсәгә сәләтле икәнлеген яхшы сиземли һәм һәр педагогны басым ясамый гына эшкә тарта белә. Укучыларның ялын оештыруга, төрле түгәрәкләрнең эшчәнлеген җанландырып җибәрүгә дә зур игътибар бирде Нәзилә.
Мәктәптәге яшь педагогларның берсе булган Илнурның дзю-до буенча беренче разрядлы спортчы икәнлеген белгәч, аңа укучылар өчен секция ачарга тәкъдим ясады. Энергиясен кая куярга белмәгән егет моны шатланып кабул итте, теләге булган һәр малайны секциягә тартты, инде берничә айдан алар район һәм республика күләмендә үтүче ярышларда катнаша башладылар. Секциягә йөрергә теләк белдереп, хәтта берничә кыз да килгән иде, әмма Илнур моңа кискен каршы төште: «Кызлар кызлар булып калырга, нәфислеген җуймаска тиеш. Әнә, Гөлназ апагыз институтта нәфис гимнастика белән шөгыльләнгән иде, кызлар өчен менә дигән спорт төре, аны бу эшкә үгетләгез». Һәм, укучы кызларның үгетләвен көтмичә, үзе үк Гөлназга сүз кушты:
— Артык эш чыгара дип рәнҗемә, Гөлназ. Кызларны секциямә алырга читенсенүдән түгел. Күрәләтә кызлардан ирләр ясый алмыйм бит инде. Син үзең дә беренче разрядлы спортчы. Бу эшкә тотынмассыңмы икән? Аннары Нәзилә апа үзе дә сине тәкъдим итте.— Һәм Илнур, якын итеп, ягымлы елмаеп Гөлназның күзләренә карады.
Әйтерсең лә электр тогы узды Гөлназның тәненнән. Ул дерт итеп китте, бит очлары алсуланып янып чыкты. Хәтта колакларына кадәр кызыша башлагандай тоелды аңа. Ә бит Гөлназ институтта бергә укыганда Илнурны һавалырак егеткә саный иде. Ничектер гел шәһәр кызлары янында бөтерелде бу чибәр егет, Гөлназны күңел өчен генә булса да кино, театрларга чакырмады. Терәлеп диярдәй торган күрше авыл кызы булганга санга сукмавы идеме, әллә башка берәр сәбәп булдымы?! Югыйсә, Гөлназ да төшеп калганнардан түгел иде: сылу гәүдә, иңнәрен каплап, дулкынланып торган чем-кара озын чәч, кыйгач кашлар...
Ни дип тә әйтергә белмәде беренче мизгелдә Гөлназ. Әнә ничек ди бит: «Нәзилә апа үзе сине тәкъдим итте»,— ди. Монысы арттыру инде әлбәттә, Нәзилә апасы Гөлназ белән сөйләшмичә андый сүзне әйтмәс.
— Ярар, алынып карармын, Илнур,— диде кыз, башка сүз таба алмыйча.
Менә шулай мәктәп тормышына яшьлек дәрте өстәлде. Алар янәшәсендә Нәзиләгә дә яшьлеге кире кайткандай булды. Ул яңадан үз тормышы, бәхет турында уйлана башлады: «Бәхет... Булдымы соң Нәзилә тормышында бәхетле көннәр? Әллә яшьлек хыялларына төренгән бер мизгел генә идеме ул, кулларын сузуга очып киткән асыл кош кынамы?! Мөгаен, шулайдыр. Югыйсә, беренче мәхәббәте фаҗига белән төгәлләнер, әрнү-газапларны оныттыра төшкән гаиләсе таркалыр идеме икән? Инде менә тормыш зирәклеге өстәлгәч очраткан серле ир — Касыйм Галимович та буй җитмәс бер хыял гынамы?!» Шундый газаплы уйлар бимазалаган кичләрнең берсендә Нәзилә фатирында телефон шалтырады. «Авылдандыр»,— дигән уй узды Нәзиләнең башыннан.
Әмма трубкада бер үк вакытта таныш та, ят та булган тавыш яңгырады:
— Исәнмесез, Нәзилә Хәйдәровна! Соңарып булса да гаебемне юарга булдым менә.
— Хәерле кич! Гафу итегез. Сезне танып бетермәдем. Тавышыгыз бик таныш, әмма кем дип тә әйтергә читенсенеп торам.
— Зинһар, кичерегез, Нәзилә Хәйдәровна! Касыйм
Биккулов борчый Сезне.
— Касыйм Галимович, Сез?..
— Әйе, Нәзилә Хәйдәровна. Без фәкыйрегез иде бу.
— Юк, юк, Сез түгел, ә мин гафу сорарга тиешмен. Теге чакта Сезгә рәхмәт тә әйтә алмый калдым бит.
— Кичерегез, Нәзилә Хәйдәровна! Ул вакытта Сезнең белән очрашып сөйләшергә теләсәм дә, китәр алдыннан бу уемнан кире кайттым. Сезне һич кенә дә авыр хәлгә куясым килмәде. Мин бу очракта кеше сүзен күздә тотам.
— Гайбәтне тегеләй дә, болай да сөйлиләр инде аны, Касыйм Галимович. Гайбәтчеләрнең кәсебе шул. Соңарып булса да, зур рәхмәт Сезгә. Минем намусымны яклап калуыгыз өчен рәхмәт!
— Рәхмәт әйтерлек берни дә эшли алганым юк әлегә, Нәзилә Хәйдәровна. Бу минем көндәлек эшем, хезмәт бурычым. Башкача гамәл кылсам, намусыма хыянәт итү булыр иде.
— Имгәнә язган көннән башлап, Сез минем яклаучы фәрештәм булдыгыз, Касыйм Галимович.
— Алай дип әйтү гөнаһ булыр, Нәзилә Хәйдәровна. Барысы да Аллаһы Тәгалә рәхмәтендә. Мин бары тик бер сәбәпче генә булдым.— Трубкада бер мизгелгә тынлык урнашты. Аннары Касыйм Галимович сүзен дәвам итте.— Нәзилә ханым... Сезгә шулай дип дәшсәм ярыймы?
— Әйе, әйе, Касыйм Галимович. Нәзилә дип кенә эндәшсәгез дә ярый.
— Бәлки килешеп тә бетми торгандыр, Нәзилә ханым. Мин Сезне кызыгыз белән Яңа ел каршыларга чакырырга теләгән идем.
— Ничегрәк булыр икән соң, Касыйм Галимович.
Хатыныгыз көнләшер бит?! — Нәзилә ихлас күңелдән көлеп куйды.
— Хатыным моннан биш ел элек вафат булды, Нәзилә ханым. Ялгызым бер малай белән кыз үстерәм.
— Зинһар кичерегез, Касыйм Галимович. Дорфалыгым, күңелегезне рәнҗетүем өчен мине кичерә күрегез!
— Юк, юк, Нәзилә ханым. Бу һич кенә дә дорфалык түгел. Белмәгән кеше өчен бик табигый хәл.
— Ничек тә җавап бирергә белмим, Касыйм Галимович. Уйларга берничә көн вакыт бирмәссезме икән?
— Әлбәттә, Нәзилә ханым. Каршы килмәсәгез, мин Сезгә бер атнадан шалтыратыр идем.
— Вакыт бирүегез өчен рәхмәт, Касыйм Галимович.
— Өметне өзмәвегез өчен үзегезгә рәхмәт, Нәзилә ханым. Сәламәт булыгыз! — Сау булыгыз, Касыйм Галимович.
Трубканы куйгач та зиһенен җыя алмый торды Нәзилә.
«Тиле! — дип битәрләде ул үзен ахырда.— Күпме көттең бит бу шалтыратуны. Һәм менә, уйларга вакыт бирегез, имеш... Җылырак, үз итеп тә сөйләшә ала идең бит. Җавабыңны салкынлык дип кабул итеп, башка шалтыратмаса? Азмы күз яшьләре түктең, аны уйлап күпме йокысыз төннәр үткәрдең!»
Чарасыз иде бу минутларда Нәзилә. Ирексездән күзләренә кайнар яшьләр бәреп чыкты. Татлы газапның тозлы җимешләре иде алар...
******
Нәзилә өчен бер атна вакыт айларга тиң булды. Әмма күңеле Казанга коштай талпынса да, акылы аңа ныклап уйларга киңәш итә иде: күпме вакыт
барлыгын да белгертми торгач ничек шундый тәкъдим ясарга булды икән Касыйм Галимович? Һәм, гомумән, Нәзиләдән нәрсә тели ул? Йә, барды ди Нәзилә Казанга кызы белән, керде ди Касыйм Галимовичның фатирына, ләкин бит әле аның балалары бар. Алар Нәзиләне ничек кабул итәрләр? Ничек тотарга аңа үзен ул балалар белән? Аклый алырмы Нәзилә Касыйм Галимовичның өметен? Нәрсә көтә Нәзиләне алда: тормышында кискен борылышмы, әллә гомерлек үкенечме? Бәлки аңа бу тәкъдимнән баш тартыргадыр, әле соң түгел бит?!.
Шундый четерекле сораулар алдында калды Нәзиләнең зиһене. Әлеге сорауларга җавап табарга да өлгермәде, Нәзиләне утларга салган хәл килеп чыкты. Эштән соң кызын алырга дип, балалар бакчасына керсә, кызы Эльвира юк. «Берәр сәгатьләп элек әтисе кереп алды. «Без хәзер Нәзилә белән яңадан бергә торабыз, ул үзе керә алмады — РОНОда киңәшмәдә, миннән Эльвираны алуны үтенде»,— дигәч, ышанып биреп җибәрдем инде»,— диде тәрбияче хатын, кулларын җәеп.
Чарасыз иде бу минутларда Нәзилә. Инде кая барырга: милициягә хәбәр итәргәме, әллә Игорьның фатирын эзләргәме?!.. Ичмасам, аның адресын да белми бит. Килгәләп йөргәндә, адресын да әйткән иде Игорь югыйсә, хәтере ялгышмаса, каядыр тимер юл вокзалы тирәсендә коммуналкада яши бугай. Баштарак кертә иде аны Нәзилә, кызын күрүдән мәхрүм итәсе килмәде. Ә инде көн саен исереп килә башлагач, кырт кисте: башка килеп йөрмә, кискән икмәк кире ябышмый, диде. Инде тавыш чыгара, ишекне дөбердәтә, хәтта аяк белән типкәли башлагач, милиция чакыртырга мәҗбүр булды. Милициядә Игорьны каты кисәттеләр, әгәр тагын борчып йөрсәң, унбиш тәүлеккә генә утыртып калмабыз, җинаять эше дә кузгатырбыз, диделәр. Шуннан бирле күргәне юк иде Нәзиләнең Игорьны. Нәрсә тели ул Нәзиләдән, аекмы икән, кызган баштан кызын бер-бер хәл эшләтмәсме? Дөрес, тәрбияче хатын ап-аек дигән иде диюен, ләкин озакмы эчкечегә аракы табу...
Кайгыдан үз-үзен белештермәгән Нәзилә, утырган урыныннан кинәт сикереп торды да, тиз-тиз киенә башлады. Исәбе — Игорьның фатирын эзләп табу иде. Инде чыгарга дип ишек тоткасына үрелгәч,
көтмәгәндә телефон шалтырады. Трубкада кызы Эльвираның тавышы яңгырады:
— Әнием, мин әтидә, кил, әнием, әти миңа матур күлмәк, зур шоколад алып бирде, без сине көтәбез, кил, әнием, яме!
— Кызым, бәгърем, син кайсы йортта, нинди урамда?
— Тәрәзәдән поездлар узганы күренә, әнием, шоколад кереп алган кибет каршындагы йортта. Беренче ишектән керергә.
— Әтиеңә трубканы бир әле, кызым. Тамак кырган тавыш ишетелде. Нәзилә, Игорьның сүз әйткәнен дә көтми, тезеп китте:
— Нишләвең бу, Игорь? Үз акылыңдамы син? Нәрсәгә өметләнәсең? Мине куркытыргамы исәбең?
— Син нәрсә, Нәзилә! Бернинди куркыту юк. Мин хәзер бер грамм да эчмим. Дәваланып чыктым, бетте, тәмам өздем хәзер. Кил, зинһар, сөйләшик. Тик милициягә хәбәр итә күрмә?!
Трубканы урынына куярга да онытып, Нәзилә урамга атылды. Бары тик бүлмәдә «пип-пип» иткән тавыш кына ишетелеп калды. Игорьны күргәч, үз күзләренә үзе ышанмый торды Нәзилә. Бу кадәр таушалган, картайган йөзле итеп күз алдына китермәгән иде ул аны: маңгаен, битен җыерчыклар чуарлаган, күз төпләрендә зәңгәрсу капчыклар салынып тора. Болай да кечкенә күзләре тагын да кысыла төшкән. Элек күк йөзедәй зәңгәрсу төсе хәзер күп юуудан уңган күлмәк тукымасын хәтерләтә. Чигә чәчләре тәмам коелып, башы пеләшләнә башлаган. Бер сүз белән әйткәндә, аның алдында элекке гайрәтле ярсу ир урынына мескен бер кеше басып тора иде.
— Исәнме, Нәзилә.— һәм Игорь, ни эшләвен белештерми, Нәзилә алдында тезләнде дә, аякларын
кочып, сабый баладай үксеп елап җибәрде.— Зинһар, кичер мине. Усаллык белән эшләмәдем. Яңадан бергә булыйк, ташлама, зинһар, мине. Бетәм бит.
Ни әйтергә, ни эшләргә дә белми тораташтай катып калды Нәзилә. Тик кызы итәгенә килеп сарылгач кына исенә килде.
— Әни, әнием, мин куркам. Әти нигә елый, нигә шулай картайган ул. Күзләре дә әллә ничек карый.
Әнием, әйдә, өйгә кайтыйк, үзебезнең өйгә.
— Хәзер, кызым, хәзер, бәгырькәем.— Аннары ул Игорьга эндәште:
— Тор, Игорь, түбәнсенмә. Кирәкми миңа синең тукран тәүбәләрең!
— Юк, Нәзилә, төзәлдем инде мин. Зинһар, кичер мине! Балабыз хакына...
Теләмәсә дә:
— Ярар, уйлап карармын,— дияргә мәҗбүр булды Нәзилә. Аннары, кызын җитәкләп, урамга атлады. Игорь аны ялварулы карашы белән озатып калды.
Өйгә кайтып, кызы белән йокларга яткач та, тынычлана алмады Нәзилә. Йокысы инде тәмам качкан иде. Башында бер уй бөтерелде: нишләргә аңа, Игорьның хәзер эчмим дигән сүзенә ышанып, кызы хакына яңадан бергә яши башларгамы, әллә... Тукта, дәваланып чыктым, диде түгелме соң? Әйе, әйе. Димәк, иртәгә үк наркологик диспансерга барырга, дәвалаган врачы белән сөйләшеп карарга кирәк. Нәзилә бары тик таң алдыннан гына тынычлана төшеп, йокыга китте.
Иртән кызын бакчага илтүгә, диспансерга юл тотты ул. Бәхеткә, Игорьны дәвалаган врач Илдар Сәлахович урынында булып чыкты.
— Утырыгыз, Нәзилә Хәйдәровна. Нинди йомыш китерде Сезне безгә? Әллә берәр укучыгыз...
— Юк, юк, Илдар Сәлахович. Андый хәлнең булганы юк, Аллага шөкер. Минем... элекке ирем Игорь Степанович Николаев хакында белешәсем килгән иде.
— Мин Сезне бик ихтирам итәм, Нәзилә Хәйдәровна. Шуңа, яшереп тормыйча, турысын әйтәм.
Егерме ел эшләү чорында дәвалау 100% нәтиҗә биргән авыруны күргәнем булмады. Дөрес, кешенең үзеннән дә күп нәрсә тора. Әмма бу очракта... Кызганыч ки, Игорь эчкече генә түгел, наркоман да бит
әле. Нәзиләнең башына кайнар дулкын йөгерде. Ул утырган җирендә чайкалып куйды. Илдар Сәлахович, стаканга су салып, Нәзиләгә сузды.
— Кичерегез, Нәзилә ханым! Мин Сезне азмы-күпме хәбәрдар дип уйлаган идем. Бәлки, Сезгә йөрәк даруы бирергәдер?
— Юк, юк, рәхмәт, Илдар Сәлахович. Узды инде.
Чын дөресен әйтүегез өчен рәхмәт Сезгә. Нәзилә, камырга әйләнгән аякларын тоймый, ишеккә атлады. Нәрсәдер өзелгәндәй, сулкылдап куйгандай булды аның күңелендә: өметме, әллә үкенечме... Күпмедер гаепле дә сизә иде ул үзен бу минутларда: Игорьны аякка бастыру өчен барысын да эшләдеме соң ул?! Аны туры юлга бастыру өчен көрәшеп карадымы? Анык кына җавап таба алмады бу сорауларга Нәзилә. Дөрес, кызы хакына түзәргә тырышты. Игорьны аек вакытында үгетләп тә карады. Тик мөмкин булганнарның барысын да эшләдеме соң ул?! Менә шунысы үкенечле, шул сорау үзәкне өзә иде. Вөҗдан хөкеме алдында чарасыз иде Нәзилә.
Җитмәсә, үч иткән кебек, хәтерендә Игорь белән үткәргән бәхетле мизгелләр яңарды: кояшлы июль ае, Нәзилә белән Игорьның яңарак кына өйләнешкән көннәре. «Баллы ай»ны кайда үткәрергә дип баш ватмады алар, Нәзиләнең туган авылына кайттылар. Зәңгәр Кама буйларын, Салагыш болыннарын, билдән печән үскән утрауларны өзелеп сагынган иде Нәзилә. Шушы гүзәллекне Игорьга да күрсәтәсе килде. Иренең күңеленә дә хуш килде Нәзиләнең туган ягы: һәркөн иртүк торып, елга буенда балык тотты, кайсыбер көннәрдә үзе белән хатынын да алып, учак тергезеп уха пешерделәр. Инде кояш югары күтәрелеп, көн кыздыра башлагач, балалар кебек су чәчрәтә-чәчрәтә, су керделәр. Игорьга иң ошаганы — елга киң җәелгән җирләрдәге утраулар булды. Кояшның кызуы сүрелә төшкәч, көймә борынына хатынын утыртып, киң алдырып ишкәк ишә иде ул. Әле утрауга килеп җитәр-җитмәс үк, Нәзилә суга сикереп төшә дә, утрауга йөгерә. Игорь көймәне бау белән казыкка бәйләгәнче, ул инде печән арасында юкка чыга. Башта үҗәтлек белән ун-унбиш минут эзләп караса да, Игорь аны таба алмый гаҗиз була.
— Нәзилә-ә-ә,— дип, төрле якка карап кычкырып та карый Игорь. Һәм кинәт... әллә каян арттан килеп чыгып, Нәзилә аны кочаклап ала. Шуннан соң печән арасында әүмәкләшү китә. Инде тәмам аргач, торып утыралар да, офыкта кызарып баеган кояшка карап, тынып калалар. Тик күккә караңгылык пәрдәсе эленә башлагач кына, көймәгә утырып, кайту ягына борыла алар. Нәзилә, истәлекләрдән арынып, тирән итеп көрсенеп куйды: «Кайчан, нәрсәдә ялгышты алар? Нилектән эчә башлады Игорь, кем сәбәпче булды? Җилбәзәк хатыннармы, әллә соң ул үземе?! Югыйсә, бөтен барлыгы белән яратты ул ирен — онытылып, мәхәббәттән исереп, шашып яратты... Нинди гайбәт, кемнәр сүзе ике арага кара елан булып сузылып ятты. Нәкъ менә шул онытылып сөюе, чамасыз иркә-назлары Игорь күңелендәге көнчелек утын көйрәтеп җибәрмәде микән? «Болай оста итеп үзлегеңнән ярата алмас идең, кем өйрәтте, кемнәргә арзанлы түшәк булдың?!» — дип, эчеп кайтып теңкәсенә тия, эндәшмәгәч, ярсып кыйный башлый иде бит Игорь. Хәер, көнләшкән кеше сәбәбен таба инде ул, һичьюгы үз уйлап чыгарып, булмаган нәрсәне дә бар итеп күрә башлый.
Бәхетнең канаты барлыгын белмәде шул Нәзилә, белгән булса, кадерен белеп, аз-азлап кына тотар иде». «Бүген дә йокы эләкмәс ахры»,— дип уйлап куйды ул ахырда һәм кызының өстендәге юрганын рәтләде дә, торып, шүрлектән фотоальбом алды, өстәл янына утырды. Фотосурәтләрдән аңа балачагы, студент еллары бага иде...
*****
Касыйм Галимович сүзендә торды, нәкъ бер атна
булды дигән кичтә Нәзилә фатирында телефон шалтырады. «Ул»,— дигән уй яшен ташыдай яктыртып узды аның зиһенен. Әле трубканы алганчы ук, йөрәге ярсып кага башлады.
— Хәерле кич, Нәзилә ханым! Каршы килмәсәгез, мин Сезгә шулай эндәшер идем.
— Кичләр хәерле кебек, Касыйм Галимович! Ничек эндәшүгә килгәндә, күңелегезгә якын булганча эндәшегез.
— Рәхмәт, Нәзилә ханым. Миңа да Касыйм дип кенә эндәшсәгез, күңеллерәк булыр иде.
— Гафу итегез, Касыйм Галимович! Азрак ияләшим инде. Ничектер, әлегә тел әйләнми.
— Сез түгел, мин үзем гафу үтенергә тиешмен, Нәзилә ханым. Әрсезлек дип кабул итмәгез, зинһар.— Азрак тынып торгач, Касыйм Галимович сорап куйды:
— Төпченү дип кабул итмәгез, зинһар, Нәзилә ханым. Тавышыгыз борчулы тоела. Бер-бер хәл булмагандыр бит? Мөмкин булса, әйтегез, бәлки ярдәмем тияр.
— Кайгыртуыгыз өчен рәхмәт, Касыйм Галимович. Гадәти тормыш мәшәкатьләре инде.
— Борчуымның сәбәбенә килгәндә, узган юлы әйткән тәкъдимемә җавабыгызны бирсәгез иде, Нәзилә ханым.
— Исән булсак, кызым белән килербез, Касыйм Галимович.
— Сезне кайсы поезд белән көтәргә, Нәзилә ханым. Вокзалга каршы алырга килер идем.
— Без Ижевск-Мәскәү поезды белән 31е көнне килербез инде, Касыйм Галимович. Тик мәшәкатьләнмәсәгез иде. Адресыгызны әйтсәгез, үзебез эзләп табарбыз.
— Бернинди мәшәкать юк, Нәзилә ханым. Минем өчен бу куанычлы хәл генә. Адресымны язып алсагыз, әйтеп торыр идем.
— Хәзер, Касыйм Галимович. Ручка белән кәгазь алыйм да. Әйе, тыңлыйм. Әйтегез, зинһар.
— Достоевский урамы, 27 нче йорт, 38 нче фатир. Әгәр шалтыратырга кирәк булса, телефон номерым: 64-47-68. Кичке җидедән соң өйдә булам.
— Рәхмәт, Касыйм Галимович!
— Сау булыгыз, Нәзилә ханым!
— Сәламәт булыгыз, Касыйм Галимович! Игътибарыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт Сезгә.
Яңа елга кадәр ике атна вакыт булса да, Нәзилә нәрсәләр киясен, нинди күчтәнәчләр аласын уйлый башлады: «Артык ачык төсләр, кыска күлмәк килешеп бетмәс,— дип фикер йөртте ул.— Азрак рәсми дә һәм бер үк вакытта бәйрәмчәрәк тә булганы кулайрак килер. Улы белән кызына аерым бүләк алу да килешеп бетмәс. Өстәвенә, ул аларның ничә яшьтә булуын да белми. Шул бәйрәм күчтәнәчләре белән чикләнергә туры килер. Ә менә кызына бәйрәмгә махсус күлмәк тектерми булмас. Бәйрәм һәм гаилә тоннары өстенлек итәргә тиеш ул күлмәктә.
Фирдәвес Зәриф
дәвамы бар
Читайте нас: