+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
27 март 2019, 18:51

ЯЗНЫҢ САФЛЫГЫ.

ЯЗНЫҢ САФЛЫГЫ.

ЯЗНЫҢ САФЛЫГЫ.
Язын табигать уянып,
Гөл-чәчәккә төренә.
Мәхәббәтнең чисталыгы,
Чык-тамчыдай күренә.
Мәңгелеккә хәтеремдә,
Язның аяз кичләре.
Айлы кичләрдә уянган,
Тәүге сөю хисләре.
Тибрәлдерә язгы сафлык,
Нечкә күңел кылларын.
Кемнәр генә сагынмыйдыр,
Тиле яшьлек елларын.
Язга гашыйк булып яшим,
Гашыйк булып тормышка.
Язлар бүләк иткән өчен,
Рәхмәтлемен язмышка.
Фирдат Валеев.Шаран.
27.03.2017.
Читайте нас: