+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Төрле мәкаләләр
17 июль 2019, 18:09

Хөрмәтле һәм соклангыч парлар

Хөрмәтле һәм соклангыч парлар

Хөрмәтле һәм соклангыч парлар
Гомер көзенә пар канат белән керү, балалар, оныклар рәхәтен күрү – олы бәхет
Нөрәй авылында яшәүче Кадыйровлар 50 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер кичерәләр. Үткәннәре гыйбрәтле, бүгенгесе бәхетле, киләчәкләре өметле аларның.
Гаилә ныклыгын, бердәмлеген саклап 50 ел бергә мәхәббәттә һәм бер-берсен аңлап яшәгән парлар күңелдә һәрвакыт хөрмәт һәм соклану уята. Барлык заманнарда да алтын иң кыйммәтле металлардан санала. Ул авыр хезмәт белән яулап алынган мөһим биеклекне гәүдәләндерә. Менә шуңа күрә дә алтын туй – озак еллар бергә яшәгән парларның бәрәкәтле хезмәте белән яуланган җимеш ул.
Кадыйровлар – зур хөрмәткә лаек гаилә. Аларның балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Тормышта никадәр авырлыклар күрсәләр дә, сынмыйча-сыгылмыйча яшәүләрен дәвам иткәннәр. Фәһим абый Бүздәк районы Таулар авылында дөньяга килә. Әтисе Хәлил агай сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китеп, хәбәрсез югала. Тормышның барлык авырлыгы Майпәрваз апа иңнәренә төшә, Фәһим һәм энесе Фәндәр әниләренең уң кулы булып үсәләр.
Нөрәй мәктәбендә 7нче сыйныфны тәмамлаганнан соң ул Акбарыс мәктәбендә укый. 1955 елда Совет Армиясе сафларына алына, башта Владивосток шәһәрендә, соңрак Латвиядә Добеле-2 хәрби шәһәрчегендә хезмәт итә. Армия хезмәтеннән соң җәйге чорда бригадир булып эшли, Бакалы авыл һөнәрчелек-техник училищесында тракторчы һөнәре ала. Бүздәк районы 18 санлы Каран авыл һөнәрчелек-техник училищесында мастер булып эшли. 1964 – 1968 елларда Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә авыл хуҗалыгы техникумында укый, туган “Сөн” колхозына баш инженер булып эшкә кайта. Лаеклы ялга чыкканчы колхозда төрле вазыйфаларда эшли.
1950 елда Нөрәй авылында Гыймазетдин һәм Миңсорур Газалиевларның ишле гаиләсендә дөньяга килгән Люция апаның да бала чагы җиңелдән булмый. Әтисе Гыймазетдин абый сугышның беренче көннәреннән сугышка алына һәм 1942 елны, авыр яраланып, туган ягына әйләнеп кайта. Люция апа туган авылында мәктәптә урта белем ала, ләкин гаилә хәле буенча белемен дәвам итәргә туры килми. Ул колхозда төрле эшләрдә эшли, 1976 – 1985 елларда балалар бакчасы мөдире була, 1985 елдан 2005 елга кадәр иминиятләштерү агенты булып эшли.
Бер берсен яратып йөргән яшь пар 1969 елда гаилә кора.
Яшь гаилә туган авылларында җиң сызганып эшкә керешә. Каралты-кура төзиләр, бер-бер артлы бер кызлары һәм ике уллары дөньяга килә. Тормышлары җайланып, әкрен генә үз юлыннан тәгәри.
Люция апаның пешергән ризыклары бик тәмле. Гомер буе авылдашларына аш-су әзерләргә булышты. Туй, никах, юбилей мәҗлесе буламы, аны гел камыр ризыклары пешерергә, аш-су әзерләргә чакырып тордылар. Фәһим абый белән Люция апа туган җанлы, мәрхәмәтле кешеләр, күпсанлы мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тырыш хезмәтләренең дәлиле булып торалар.
Өч балага гомер бүләк иткән Кадыйровлар бүген оныклар сөяләр. Дәү әни һәм дәү әти дип өзелеп торучы 6 оныклары һәм 2 оныкчыклары – аларның бәхет-куанычлары. Уллары Айдар һәм Азат Себердә эшлиләр, кызлары Лилия Тархан авылында фельдшер булып хезмәт куя. Кадыйровлар гаиләсе – гаилә бердәмлеген сөю-сәгадәт белән аклаган, бер-берсенә булган мәхәббәтләре белән якыннарын да җылыткан парлы тормышның күркәм өлгесе. Ярты гасыр бергә яшәү өчен күпме сабырлык, түземлек, акыл һәм өмет-ышаныч кирәк!
- Эш, гаилә, балалар тәрбияләү, оныклар сөю шатлыгы белән гомернең узганын сизми дә калдык. Яшь чакта гомер ничек тә үтә, олыгайган көннәрдә бер-береңә тагын да кирәгрәк булуыңны аңлыйсың икән, - диләр алар, бәрәкәтле гомер юлын сокланырлык узган парлар.
Ирле-хатынлы Кадыйровлар намуслы хезмәтләре, тормышны яратулары белән хөрмәткә лаек гади авыл эшчәннәре. Алар – бар гомерләрен туган җирләренә багышлаган чын патриотлар.
Илле ел ул илле көн түгел. Алар өчен аның һәр мизгеле якын, кадерле. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичермәгәннәр, нинди генә авырлыклар күрелмәгән. Биш дистә елдан артык вакыт үтсә дә, сөю хисләрен сүрелдермичә, мәхәббәтләрен саклап, тормыш мәшәкатьләре арасында югалып калмыйча, матур гомер кичерәләр.
Иңне-иңгә куеп ярты гасыр гомер кичергән Кадыйровларның алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, оныклар игелеген күреп, озак еллар бергә гомер кичерсеннәр иде. Фәһим һәм Люция Кадыйровларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телим.
Р. ШАКИРОВА, Нөрәй авылы.
Читайте нас: